Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт медсанчастендә нейрохирургия бүлеге ачылды

Бүлек 20 урынга исәпләнгән.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә 1 августта Татарстанның көньяк-көнчыгыш районында беренче нейрохирургия бүлеге ачылды. Нейрохирургия хезмәте 1975 елдан бүгенге көнгә кадәр травматология бүлеге составына кергән, чөнки башлыча төп бурыч - катнаш травмалары, шул исәптән баш миенә һәм умырткалыкка нисбәтле травмалар булган пациентларга ярдәм күрсәтү иде.

Медсанчастьтә нейрохирургиягә Әлмәтнең легендар шәхесе Марвәрит Турханова нигез салган, 1959-1977 елларда ул оешманы җитәкләүне медицина практикасы белән бергә алып барды. Аннан соң аның эшен 1999 елга кадәр медсанчастьтә эшләгән нейрохирург Николай Сабаев дәвам итте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медсанчастьнең нейрохирурглары һәрвакыт югары профессиональлек, максатчанлык, прогрессивлык һәм иң мөһиме –кешеләргә ярдәм итү теләге белән аерылып торды. Елдан-ел операцияләр исемлеге киңәйде, ә Татнефть компаниясенең җентекле игътибары һәм аның һәрьяклы ярдәме белән нейрохирургия юнәлешен җиһазлау югары дәрәҗәгә иреште.

Бүлекнең җитәкчесе итеп югары квалификацияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре кандидаты, Илдус Мостафин билгеләнде. Бүлек 20 урынга исәпләнгән. Биредә шулай ук 3 табиб-нейрохирург эшли.

Бүлек якын-тирә районнарда - Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат районнарында махсуслаштырылган ашыгыч, кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтү буенча районара үзәк булып тора. Ел саен медсанчастьтә ел саен баш һәм арка миендә һәм умыртка баганасының төрле бүлекләренә 350 гә якын операция ясала.

 

 

Татар-информ

Фото: ТР сәламәтлек саклау министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса