Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча 36 ишегалдын төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланды

Быел районда 78 территория төзекләндереләчәк.

Әлмәттә республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә 36 ишегалдында төп эшләр 100% ка башкарылган, 39 ишегалдында төзекләндерү дәвам итә, тагын өч объектта эшләр якын арада башланачак. Алар барысы да билгеләнгән срокларда башкарылачак. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналында туры эфир вакытында сөйләде.

"15 августтан ишегалды бәйрәмнәре белән  ишегалларны тантаналы ачу башлана, анда яшәүчеләр яңартылган ишегалларын үз күзләре белән күрә һәм алардан файдалана ала. Бу-август, сентябрь айларында узачак  зур бәйрәмнәр булачак", - диде Нагуманов.

Ишегалларында юллар һәм тротуарлар төзү, ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру һәм яңарту, ком катламында куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары, ут баганалары, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен мәйданчык булдыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру эшләре башкарылачак. Җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә.

Программаны гамәлгә ашыру барышында Әлмәт районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк, 2022 елда 78 территория төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса