Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашыгулар фаҗигагә илтә

Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны алып тора. Бу - чынбарлык. Ни өчен шулай була соң? Җавабы билгеле - һаман каядыр ашыгабыз, ашкынабыз.

Көн тудымы, берәр фаҗига турында хәбәр килеп ирешә. Юл кагыйдәләренә, тизлек режимына да игътибар бирмичә, үзебезнең һәм юлдагы башка кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куя-куя чабабыз.

Менә шундый ваемсызлыгыбыз аркасында бәлагә тарыйбыз да инде. Соңгы вакытларда район тер-риториясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре шул турыда сөйли.

Инде ел башыннан гына да Әлмәт җирлегендә иллегә якын юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 15 кешенең гомере өзелгән, тагын 59 ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шул әлеге дә баягы тизлек режимы сакланмау 23 юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган. 13 кеше шул сәбәпле якты дөнья белән хушлашкан. Каршы юлга чыгу, җәяүлеләр кичүендә тизлекне киметмәү, хәмер кабып алганнан соң машина белән идарә итү очраклары да киң таралган. Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, аварияләр күп була торган көннәр булып элеккечә дүшәмбе, пән-җешәмбе, шимбә санала. Көндезге сәгать өчтән алып кичке тугызларга кадәр вакыт аралыгында машина йөртүчеләргә аеруча уяу булырга кирәк - күпчелек юл һәлакәтләре нәкъ менә шушы сәгатьләрдә теркәлә.

Әлбәттә, бар бәхетсезлек очракларын машина йөр-түчеләргә бәйләп калды-ру дөрес булмас иде. Юл-ларның торышы начар, ә юл билгеләренең бөтенләй булмавы да аварияле си-туацияләр китереп чыгара. Күптән түгел Урсалыда булган бәхетсезлек очрагын гына алыйк. Авариядә юл кырыеннан барган ана белән бала зыян күрә, әни кеше урында ук үлә, бала авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Ул исән. Юл фаҗигасенең сәбәпләрен ачыклау барышында юлның чиген күрсәтүче билгенең төсе уңганлыгы һәм асфальт япмада зур-зур ярыклар күп булуы да ачыкланган. Юл күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә Чернышевский-Радищев, Сургут, Полевая, Объездная урамнарындагы кайбер участокларда юл билгеләренең бөтенләй ясалмаган булуы да ачыкланган. Буяу кытлыгымы, әллә битарафлыкмы бу? Билгесез. Быел язгы өмәләр чорында буяуны юк-барга тотмыйбыз дип, бордюрларны буямый калдырганнары да капылт кына искә төште. Нигәдер калабыз эчендә җәяүлеләр йөри торган күп кенә урыннарда юл билгеләре - «зебра»ларның юкка чыкканлыгын күрергә була. Димәк, алар да быел яңартылмаган. Велосипед юлларындагы «шома» буяу да шундый ук бик шома булып калды. Битарафлыкмы, әллә игътибарсызлыкмы? Икесе дәдер.

Шушы көннәрдә Мәрҗа-ни урамындагы җәяү-леләр кичүендә бер ханымны машина бәрдереп китте. Әлеге видео социаль челтәрләрдә бәхәс китереп чыгарды. Берәүләр бәрдерүчене эт итеп сүкте, икенчеләр «сукыр зона»га эләккәндер ул, күрми калган, дисә, өченчеләр яшел ут янганда «зебра» аша чыккан ханымның «үзенә игътибарлы булырга» киңәш бирде. Юлда тинтәкләр күп, як-ягыңа карый торган бул, янәсе. Иң гаҗәпләндергәне - шушы ук «зебра»дан каршыга килүче кызның шул-кадәрле тыныч реакциясе. Ул вакыйганың төп героена әйләнде. Ханымны машина бәрдереп киткән мәлдә кыз юлны акрын гына, битараф кыяфәт белән чыгуын дәвам итте һәм шуның белән халыкны «үтерде». «Нинди битараф кыз бу?», «Әйтерсең лә кешене бәрдереп китү гадәти хәл», дип «гөжләште» видео астында комментарийлар.

Юл кагыйдәләре турында күпме генә тукыма, нинди генә профилактик чаралар уздырма - бер колактан керә, икенчесеннән чыга тора. Нишлисең инде, кеше бар нәрсәне исендә тота алмый, төгәлрәк әйт-кәндә, баш миенең оныта торган гадәте бар бит. Теге көтмәгәндә аягы белән китереп баскач, коралның исеме исенә төшкән малай кебегрәк була инде бу - үзең бәргәч, яки сиңа бәрелсәләр генә кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге искә төшә. Җәй җитсә велосипедчылар, самокатчылар белән бәйле юл һәлакәтләре арта.  Иң борчыганы - электросамокатларда йөрүчеләр. Хәзер аларны прокатка да алырга була бит әле. Алар җәяүлеләр өчен генә түгел, велосипедчылар һәм машина йөртүчеләр өчен дә куркыныч тудырырга мөмкин. Каяндыр очып килеп чыгалар да машинага килеп бәреләләр, техниканы сыдырып китәргә яки кеше бәрдерергә дә күп сорамыйлар. Балаларын алга бастырып яки утырткан килеш велосипед юлыннан «выжлап» узып киткән әти-әниләр өчен бер кайгырсаң, шушы юлдан аларга каршы атлап килүче җәяүлеләр өчен ут йотасың.

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре электросамокатта хәрәкәт тизлеге сәгатенә 20 км булырга тиеш дип кисәтә. Бу - шәһәр эчендә рөхсәт ителгән максималь тизлек. Мәктәпләр, балалар бакчалары, сквер һәм парклар янында тизлек сәгатенә 10-15 км дан да артырга тиеш түгел. Юкса әлмәтлеләргә штраф түләргә туры киләчәк.

Юллар ашыгуны, битарафлыкны, кагыйдә бозуны һәм хәмер кабып руль артына утыруны гафу итми. Шуны исебездән чыгармыйк! Имин юллар һәммәбезгә!

 

Илнур Галиев, студент, 19 яшь:

Электросамокат - заманча транспорт. Еш кына аны прокатка алам. Самокат-чыларның күбесе ничек тели шулай йөри. Шуңа да тизлеге һәм куәте нинди булуга да карамастан, бу төр транспорт белән идарә итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш һәм ул кешенең электросамокатта йөрүгә хокукы булуы зарур дип саныйм. Электросамокатның машиналар кебек номеры һәм җаваплылыгы булуы да кирәктер. 

Мансур Сабитов, инженер, 52 яшь:

Электросамокат, теләсә кай-сы техника кебек, кешенең тормышын җайлау өчен уйлап табылган. Ә менә анда йөрүчеләрне җәяүлеләргә тиңләгән чиновникларга тискәре карыйм. Нәти-җәдә теләсә нинди кеше, шулар арасында адекват булмаганнары да очрый, рәхәтләнеп, югары тизлек белән тротуардан җилдертә. Электросамокат - җитди транспорт, ул сәгатенә 100 км тизлек җыярга сәләтле. Бу транспортны хәмер кабып алганнан соң иярләүчеләр дә байтак. Менә шуннан соң бәла буласын көт тә тор инде. Җәяүлеләрне генә бәрдерми бит алар, үзләре дә бәрелә. Минем өчен мопед ни дә, самокат ни. Электросамокатларны прокатка бирүне гомумән тыяр идем. Кемнеңдер сәламәтлегендә бизнес эшләүчеләр бу.

Фәнзия Кирамова, пенсионер, 72 яшь:

Оныклар шуңа утырса, дер калтырап торам инде. Безнең Әлмәт соңгы ел-ларда күңел ачу паркына әверелеп бетте. Инде хәзер рәхәтләнеп, курыкмыйча  тротуардан йөреп тә булмый. Сигнал биреп, һушсыз кал-дыралар. Ахырзаман.

Айдар Арсланов, шофер, 30 яшь:

Самокат - уңайлы транспорт. Минеке утыргычлы - ул бигрәк тә җайлы. Әле балыкка да йөрим аңа утырып. Хатыным башта «ник кирәк безгә бу» дигән иде, соңыннан мактап бетерә алмады. Ләкин бер минусы бар - теләсә нинди электр приборы кебек үк, электросамокат та су яратмый. Шуңа күрә дә яңгырлы көннәрдә аны куллана күрмәгез. Ватылачак, ә запчастьлары бик кыйбат - үземнән беләм, баштан узды.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса