Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчле рухлылар бәйрәм итте

Сабыйларның бәхетле елмаюын, сау-сәламәт үсүен күрү үзе бер шатлык. Ләкин арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, физик мөмкинлекләре чикле булганнар барлыгын да онытырга ярамый.

Мондый балаларны тәрбияләү зур игътибар һәм көч сорый. Шуңа күрә дә аларга һәм аларның гаиләләренә күңелле мизгелләрне күбрәк бүләк итеп, авырту-сызлануларын беразга гына булса да оныттырып тору - җәмгыятебезнең мөһим  бурычы.

Әлмәт җирлегендә эшчәнлек алып баручы социаль службалар физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен һәрдаим төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар оештырып киләләр. Җәйге чорда шәһәр паркында ел да уза торган Кече Сабантуй бәйрәме дә күркәм тра-дициягә әверелде.

Районда физик мөмкин-лекләре чикләнгән 12 мең-нән артык кеше гомер киче-рә, шуның 800 е балалар. Әлбәттә, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә бәйрәмгә аларның барысы да килә алмаган иде. Чарада катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, районның ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин сәламләделәр, иң изге теләкләрен юлладылар. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең иң активларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында быел беренче сыйныфка барачак балалар портфельле булдылар.

Сабантуй барышында төрле спорт чаралары, уеннар оештырылды. Парк эче әле озак вакыт көчле рухлыларның шатлыклы авазлары белән шау-гөр килеп торды. Чара балалар иҗат коллективлары концерт номерлары белән үрелеп барды һәм һәркемнең күңелендә тирән тәэсир калдырды.

Әлбәттә, бәйрәм мизгел-ләре матур хатирәләр белән уза да китә. Мондый күңелле чаралар белән беррәттән, физик мөмкинлекләре чиклән-гәннәр өчен күпкатлы йортларда, кибетләрдә, хастаханәләрдә, җәмәгать урыннарында һәм транспортта керү һәм чыгу өчен уңайлыклар тудыру турында да онытырга ярамый. Монысы җитәкчеләр колагына әйтелгән сүзләр, чөнки соңгы елларда бу өлкәдә игътибарның бераз кимегәне сизелә. Кешелек-ле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк. Бер игелек мең бәладән коткарыр, дип юкка гына әйтми бит халык.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса