Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саба безне очраштырды, дуслаштырды, ярыштырды

Сабантуй. Аның ниндиләре һәм кемнәрнеке генә юк бүген. Кышкысы дисеңме, артистларныкы, мөселман балаларыныкы... Ниһаять, 15 июль көнне Байлар Сабасында «Татмедиа» АҖ оешуның 15 еллыгы уңаеннан тәүге тапкыр журналистлар Сабантуе булды.

«Театраллар» шактый Сабантуйлар үткәреп шомарып беткән булсалар, журналистларның «беренче коймаклары» да төерле булмады. Юлга без «Әлмәт таңнары», «Знамя труда» газеталары, «ЮВТ» каналы хезмәткәрләре бер команда булып, кояш белән бергә кузгалдык.

Йокылар туймаган булса да, кәефләр күтәренке. Беренче тукталыш «Таҗикстан»да булды. Кафесына кереп тормасак та, азрак аякларны язып алдык та, юлыбызны дәвам иттек. Президентыбызның туган ягы - Байлар Сабасы безне җыр-музыка, уен-көлке, якты йөз белән каршы алды. Сабантуй урыны махсус эшләнгән, чын байларча - Байлар Сабасы дигән исеменә һич кенә дә тап төшерерлек түгел.

Сәүдә нокталарында эш гөрли. Милли киемнәрдәге гармунчылар ансамбле бию көйләре уйнап җибәрүгә атаклы Алмаз Хәмзин түзми биеп җибәрде. Аңа каршы «Татмедиа»ның PR-директоры, Әлмәт кызы Ләйсән Сафина сикереп төште. Сабантуй үз көченә кереп бара иде. Үзәк мәйданда һәр филиалның үз урыны билгеләнгән. Оештыручылар янына барып теркәлгәч, һәр филиал үз урыннарына урнашты. Йоласына туры китереп, колгалар күтәреп, Сабантуйга бүләк җыю башланды. Такмаклар, шаян җырлар мәйданга чын Сабантуй рухы өстәде. Һәр филиал командасы катнашучыларны сәламләп, мәйдан әйләнде.

Сабантуйны ачып, Татарстан әләмен күтәрделәр. Журналистларны котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Саба районы хакимияте җитәкчелеге килгән иде. Рәсми өлештән соң чын мәгънәсендә Сабантуй башланды. Монда көрәш батырына тәкә дә, авыш колгага менүчегә әтәч тә бар иде. Ярышларның нинди генә төрләрен оештырмаганнар?! Милли бәйрәмебезнең йөзен саклаган чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, аркан тарту кебек уеннар белән беррәттән, зур чаңгыга берничә кеше бергә басып йөрү, «ишкәк аяклар» киеп йөгерү, аркылы пычкы белән утын кисү, кул көрәше, сумо көрәше кебек заманча уеннар да журналистлар күңеленә хуш килде.

Әлбәттә, чарага бик нык әзерлек белән килүче филиаллар да бар иде. Әллә ни зур җиңүләр яуламасак та, әлмәтлеләр дә читтә калмадык. Корректорыбыз Гөлфия Әхмәтханова белән верстка хезмәткәре Ландыш Гайнетдиновалар аркылы пычкы белән «эһ» дигәнче гәҗит калынлыгы итеп кенә утын кисеп ташладылар. Кашык белән су ташу, кул көрәштерү, көянтә-чиләк белән йөгерү кебек ярышларда безнең Ландышка тиңнәр булмады. Әле без фәкыйрегез дә, баш мөхәррир буларак, гәҗит йөзенә кызыллык килмәсен дип, «ишкәк аяклар» киеп йөгерде һәм көянтә белән су ташу ярышында катнашты. Үпкә авызга менсә менде, тик сер бирмәдек. Чия төсендәге төрек тастымалы безнеке булды. Иң катлаулысы, әлбәттә, команда белән уздырылган ярышлар. Чөнки мондый ярышларда бөтенең бер була алу кирәк. Дүрт кеше бергә бер чаңгы киеп чирәмдә «шуу» дөрестән дә шоу булды. Антон Николаев, Ландыш Гайнетдинова, Резедә Шәмсуллина, Арина Дербенсковалар әлеге ярышта да кара алтын башкаласының йөзенә кызыллык китермәделәр. Иң алда булмасак та, артта да калмадык. Яварга килгән кара болытлар да журналистларның шау-гөр килеп бер-берләренә көч биреп торуыннан әллә куркып, әллә бәйрәмне бозасы килмичә кире киттеләр. Турникта күтәрелү буенча «ЮВТ» телеоператоры Антон Николаев «Татмедиа» филиаллары арасында икенче урынга лаек булды һәм акчалата бүләк, медаль белән бүләкләнде. «Татмедиа» филиаллары арасында төп көрәш волейбол буенча булды.

Сабантуй мәйданында бертуктамый моң агылды. Яшел Үзәннән килгән коллегабызга «түзә алмый гел биеп торучы» дип бүләк тә тапшырдылар хәтта. Cабантуйда ут күршеләребез азнакайлылар, нурлатлылар, теләчелеләр иң активлардан булдылар. Татарча көрәштә баш батыр булып «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре калды. Тәкә аңа эләкте.

 

Күңелле дә, эшлекле дә булды журналистлар Сабантуе. «Татмедиа» җитәкчелеге оештырган эшлекле сөйләшү барышында Марат Әхмәтов газетадагы язмаларның  кызык-лы, мавыктыргыч булырга тиешлегенә басым ясады.

 

«Күбрәк матурлык турында языгыз. Хәзер инде яңалыкларны халыкка беренче булып җиткерү чаралары күп. Укучы сезнең газетагызның колы булсын. Шуңа омтылыгыз», - диде ул.

Сабантуй тәмам. Без юлга кузгалдык. Кайтканда юлыбыз Мамадыш аша узганда «Париж» белән «Пекин» яныннан үттек. Аларга да, «Таҗикстан»га да кул гына болгап өйгә ашыктык. Коллегалар белән башка форматта аралашу хисләр давылын кузгатып җибәргән иде.

Генераль директорыбыз Шамил Садыйковның Сабантуйны алдагы елларда да уздырырга ниятләре барлыгын белү яңа дәрт, эшкә омтылыш өстәде. Рәхмәт, «Татмедиа»! Рәхмәт, Байлар Сабасы!

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса