Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт район үзәк хастаханәсенә яңа цифрлы рентген диагностик комплексы кайтты

Цифрлы рентген диагностика комплексы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «РФ сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты буенча Әлмәт үзәк район хастаханәсенең рентген бүлегенә кайтарылды.

Комплекс 2010 елда алынган аналогик рентген аппараты урынына куелган һәм ике эш урынына исәпләнгән. Анда цифрлы һәм рентген аппаратларында эшләү методикасына ия булган рентгеналаборантлар һәм табиб-рентгенологлар эшләячәк.

«Россия Федерациясе сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча 2022 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Аның максаты-халыкның барлык төркемнәре ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, укыту яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса