Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер һәм матәм көне

1941 елның 22 июне - тарихыбызга уелып калган иң фаҗигале даталарның берсе, дәһшәтле сугыш башланган көн.

Әлеге Хәтер һәм матәм көнендә  без яу кырларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз.

Үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын башкаручылар, Ватаныбызны саклау-чылар, азат киләчәгебезне тәэмин итүчеләр, олуг хөр-мәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм безгә тыныч тормыш бүләк итеп калдырганнары өчен аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Әлмәттә Хәтер һәм матәм көне иртәнге якта «Мәңгелек ут» мемориалына  чәчәкләр салу белән башланып китте. Сугышта һәлак булганнарны искә алырга шәһәр һәм район, «Татнефть» җитәкчелеге, предприятие һәм оешма вә-килләре, яшьләр килгән иде. Әлмәтлеләр бөтен Россия күләмендә оештырылган «Бер минут тынлык», «Хәтер шәме» акцияләренә дә кушылдылар. 

1941-1945 елларда Әлмәт җирлегеннән 18600 дән артык кеше совет армиясе сафларына алына. Шуларның 10131 е генә туган ягына исән-имин әйләнеп кайта. Калган 8521 әлмәтле сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Ул вакыйгалардан инде сиксән елга якын вакыт узса да, үз илебезнең һәм дөньядагы күп илләрнең иреген саклаган, үз гомерләрен аямаган солдатларның тарихи әһәмияте арта гына бара.

Сугыш темасы бүген дә көнүзәк булып кала бирә. «Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын», - ди күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләре. Җиңү таңының, бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен белә шул алар. Без дә онытмасак иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса