Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хуҗахмәтов Васыл Фатыйх улы хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар

Әлмәтлеләр геройлар турында хәтер гомерлеккә яшәүчеләр күңелендә саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.

22 июнь көнне Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы Советында Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины Хуҗахмәтов Васил Фатыйх улы хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Ул 1927 елның 10 апрелендә ТАССРның Октябрь районы Иске Зирекле авылында туа. 1944 елда армиягә алына, анда тын океан флотында 7 ел хезмәт итә. Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1995 елда Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан юбилей парадында катнаша. Аның хәрби һәм хезмәт казанышлары бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет билгесе», «Японияне җиңгән өчен» медале һәм тагын 35 юбилей медале һәм мактаулы билге бар.

Кайда гына эшләмәсә дә, аның һәрвакытта да югары әхлакый сыйфатлары һәм эш белүе белән аерылып торды. 1976 елдан «Татнефтестрой» берләшмәсенең кадрлар һәм көнкүреш буенча начальнигының урынбасары була. Әлеге вазифада эшләгәндә, ерак төньяктагы экстремаль шартларда нефтьчеләрнең һәм газчыларның торак һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертә. Бер үк вакытта республиканың көньяк-көнчыгышында социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзелешенә кураторлык итә. Аның катнашында республиканың авыл торак пунктларын газлаштыру программасы тормышка ашырылды.

2000 елның ноябрендә Әлмәтнең сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары оешмасы советы рәисе була (хәзер ветераннар Советы дип атала). Шәһәр һәм районның ветераннар оешмаларын берләштерүгә зур өлеш кертте. 2010 елда аңа Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины исеме бирелә.

Мемориаль тактаны тантаналы ачу өчен аның туганнары һәм якыннары чакырылган иде. Хатыны белән алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар адресына тантана дәвамында бары тик иң изге һәм ихлас сүзләр генә яңгырады. Васил Хуҗахмәтовның тормыш иптәше Әлфинур Солтан кызы әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ул бу аның гаиләсе өчен генә түгел, ә бөтен шәһәр өчен дә мөһим, дип белдерде.

Чыгышлардан һәм мемориаль такта ачылганнан соң, хөрмәтле кунаклар, предприятие хезмәткәрләре һәм Әлмәт халкы чәчәкләр куйдылар. 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса