Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышы башланган көнне һәлак булганнарны искә алдылар

1941 елның 22 июне-Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе.

Хәтер һәм кайгы көнендә «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Бу истәлекле көнне иртәдән үк һәлак булганнарны искә алырга һәм Бөек Җиңүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерергә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт шәһәре прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, шулай ук предприятие һәм оешма, Әлмәт хакимияте, ветераннар советы һәм иҗтимагый берләшмәләр советы вәкилләре  килде. 

 "Җиңү волонтерлары" "Хәтер шәме" бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр кабыздылар.

Тантаналы чара бер минут тынлык белән башланып китте. К

Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә һәм анда дистәләгән миллион кеше һәлак була. 1941-1945 елларда мобилизация чорында Әлмәт һәм Акташ район комиссариаты тарафыннан 18 640 кеше Кораллы Көчләргә чакырылган. Шуларның 1031е фронттан кайткан. 8 521 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса