Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре "Хәтер шәме" кабыздылар

Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

22 июнь хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы. Әлмәттә полиция хезмәткәрләре, бүлек ветераннары һәм җәмәгатьчелек «Хәтер шәме» патриотик акциясендә катнаштылар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Полиция начальнигы Марат Хөснетдинов совет халкының батырлыгы, Бөек Ватан сугышының куркыныч еллары турында сөйләде.

«Безнең бурыч — бу батырлык турында хәтерне саклау, чыдамлык, батырлык, Ватаныбызга тугрылыклы мәхәббәткә хөрмәт һәм аны киләсе буыннарга тапшыру. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!» ,- диде ул.

Акциядә катнашучылар сугыш елларында, тыныч вакытта һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган мемориаль стена янында сугышта һәлак булган геройларны искә алдылар.

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

 


Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса