Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда Әлмәт муниципаль районында коррупцион характердагы 42 җинаять ачыкланган

2021 елдан алып хәзерге вакытта 135 учреждение һәм оешма палата тарафыннан 76 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән.

20 июнь көнне Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендәге комиссия эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре, район башкарма комитеты идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Әлмәт муниципаль районының контроль-хисап палатасы тарафыннан 2021 елда тышкы финанс тикшерүе кысаларында үткәрелгән чаралар һәм 2022 елга бурычлар турында районның контроль-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллина сөйләде.

2021 елдан алып хәзерге вакытта 135 учреждение һәм оешма палата тарафыннан 76 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән. Район җирле үзидарә вәкиллекле һәм башкарма органнары карарлары проектларына 331 бәяләмә әзерләнгән.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән чорда 490тан артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Бюджетларны формалаштырганда, муниципаль милектән файдаланганда, бухгалтерлык исәбен керткәндә, шулай ук бухгалтерлык финанс хисабын төзегәндә һәм тапшырганда хокук бозулар.

Әлмәт шәһәре прокуратурасының контроль-хисап палатасы белән үзара хезмәттәшлеге тәртибе турындагы килешү нигезендә прокуратурага 16 тикшерү-ревизия чарасы материаллары буенча 22 тикшерү акты җибәрелгән. Бу материаллар буенча прокуратура 15 күрсәтмә биргән һәм 3 җинаять эше кузгаткан.

Комиссия алдында 2021 елда коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм ачу буенча хокук саклау органнарының эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Хөснетдинов чыгыш ясады.

Чыгышлардан күренгәнчә, 2021 елда Әлмәт муниципаль районында коррупцион характердагы 42 җинаять ачыкланган. Аларның 13е авыр һәм аеруча авыр категориясенә керә. Ачыкланган җинаятьләр арасында: 11 торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм инфраструктурасында, 6-бюджет акчаларын үзләштерү өлкәсендә, 6-мәгариф өлкәсендә, 5-авыл хуҗалыгы өлкәсендә, 5-икътисад өлкәсендә, 4-бюджет акчаларын урлау, 2-сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм 3-төзелеш өлкәсендә булганнары бар.

Әлмәт шәһәре прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев коллегаларының чыгышына йомгак ясады һәм коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлеше турында сөйләде. Шулай ук ул коррупцион хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау эше җирле үзидарә органнары, ведомстволар һәм шәһәр һәм район хезмәтләре өчен өстенлекле бурычларның берсе булуын билгеләп үтте.

Утырышны тәмамлап, Тимур Нагуманов дәүләт һәм муниципаль органнар, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләрен шәһәр прокуратурасы ачыклаган бозуларны бетерү, булдырмау буенча чаралар күрергә чакырды.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса