Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар

Әлмәттә юбилярларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Сырова Зоя Ларионовнага  20 июнь көнне 95 яшь тулды.

Юбилярны котларга Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәтнең ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе Владимир Яшанин һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев килде.

Ветеранның туганнары кадерле кунакларны өйләрендә җылы каршы алдылар, алар юбилярны котлап, аңа бүләкләр тапшырдылар.

Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. «Без сезнең авыр вакытта үсүегезне беләбез һәм сезнең тормышыгыз авыр еллар белән бәйле. Бу тантаналы көндә Сезгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Без Әлмәт муниципаль районында шундый озын гомерле кешеләр булуыбыз белән горурланабыз», – дип мөрәҗәгать итте Роза Егоровна юбилярга.

Сырова Зоя Ларионовна 1927 елның 20 июнендә ТАССРның Мәләвез районы Самаровка авылында туа. Гаиләдә 8 бала була. Әниләре вафат булганда аңа нибары 4 яшь була. Тиздән әтиләре өйләнә һәм алар Ишимбай шәһәренә күчеп киләләр. Кечкенәдән хуҗалык эшләрендә булышкан һәм балалар караган. Сугыш вакытында тылда яши. 15 яшендә нянечка булып балалар бакчасына эшкә урнаша.

Кияүгә чыккач, кызы 1948 елда туа. 1949 елда Октябрьский шәһәренә күчеп килә, анда "Туймазынефть"кә кочегар булып эшкә урнаша һәм анда пенсиягә кадәр эшли. 1956 елда икенче кыз туа. 2009 елда Әлмәткә күченәләр. Ике елдан соң чираттагы язмыш сынавы. Онкологиягә каршы  көрәштә кече кызы җиңелә...

Бүгенге көндә оныгы һәм килене белән яши. Зоя Ларионовнаның кызы, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Безнең героебыз намуслы хезмәт тормышы белән яши, берничә грамотага һәм рәхмәткә ия, бик күп тормыш авырлыкларын кичерә, әмма бу аны сындырмый һәм 95 яшендә туган көнен  бик күтәренке рух белән каршы ала. Иң мөһиме-ул яраткан кешеләр арасында.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса