Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ешрак очрашачакбыз

Рәхәтләнеп шәһәр урамнарында йөрү, дуслар белән аралашу, төрле чараларда катнашу - күпчелек кешеләр өчен болар гадәти хәл булса да, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен алай ук җиңел эш түгел.

Коляскадагы инвалидлар, «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте»нең Әлмәт район оешмасы әгъзалары өчен дә чараларда катнашу күпмедер дәрәҗәдә кыенрак иде.

Җәмгыять бинасы цоколь катында урнашканлыктан, текә төшү юлын инвалид коляскасындагы һәркем дә җиңел генә буйсындыра алмады.

2021 елның көзендә оешма рәисе Ләйлә Гайфуллина әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап Әлмәт районының мактаулы гражданы, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфә-гать Тәхаветдиновка мөрә-җәгать итә. Нәтиҗә буларак, Тәхаветдиновлар гаиләсе акчасына коляскада йөрүчеләргә инвалидлар җәмгыятенә тоткарлыксыз керә алу мөмкинлеге тудыручы махсус электр күтәрткече куела. Үз илебездә җитештерелгән әлеге җиһаз барлык техник шартларга җавап бирә, идарә итүдә һәм хезмәт күрсәтүдә гади булуы белән аерылып тора.

Тик электр күтәрткечне урнаштыру өчен бинага керү юлын үзгәртергә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә капиталь ремонт үткәргәннән соң, ниһаять, 1 июньдә җәмгыять бинасын ачу тантанасы булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова бөтен шәһәр халкы исеменнән спонсорга уңайлы мохит булдыруга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмәгать тормышына тагын да активрак тартылачагына өмет белдерде.

Яңа төшү җайланмасын иң беренче булып сынап караган Рөстәм Кәбиров, биредә күптән булмавын әйтеп: «Төшү урыны артык текә булу сәбәпле, диварга да барып бәрелергә мөмкин иде. Хәзер монда еш килермен дип уйлыйм. Матур да, төшәргә дә рәхәт. Күңелне куанычлы хисләр били», - дип белдерде.

Мөмкинлекләре чикле Эльмираның әнисе Гүзәлия Садриева Әлмәткә күптән түгел генә Азнакай районыннан күчеп килүләрен һәм шәһәрдә инвалидлар өчен тудырылган шартлардан бик канәгать булуларын билгеләп үтте. «Без шунда ук инвалидлар җәмгыятенә әгъза булып кердек. Ә монда менә нинди зур эш башкарганнар, безне генә көткәннәр диярсең. Кызым бик актив, иҗат белән шөгыльләнә, «Татарстанның энҗе бөртеге» республика бәйгесендә катнашты. Җәмгыятьтә төрле түгәрәкләргә йөрергә планлаштырабыз», - дип сөйләде ул.

Инвалидлар оешмасының яңа рәисе Розалия Локманова көтмәгәндә бакыйлыкка күчкән Ләйлә Гайфуллинаны алыштырган. «Җәмгыятьнең әгъзалары барлыгы 149 кеше, шуларның 13 е - инвалид коляскаларында йөрүчеләр. Без еш кына бәйрәмнәр, төрле чаралар, өстәл уеннары буенча ярышлар үткәрәбез. Кызганычка каршы, аларда теләге булганнарның барысы да катнаша алмый иде. Хәзер ешрак җыелырбыз дип ышанам. Биредә мавыгулар буенча төрле түгәрәкләр ачарга уйлыйбыз. Спонсор гаиләгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез!» - дип җәмгыятьнең үсеш планнары белән уртаклашты Розалия Нурисламовна.

Әле бу гына да түгел. Бүлеп бирелгән акчаларга тиздән инвалидлар җәмгыятенең эчке бүлмәләренә ремонт ясалачак һәм яңа җиһазлар да сатып алыначак.

 

Наилә Әл-Әйюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса