Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә җылысын саклаучы ханым

Михаил Мишустин Әлмәтнең социаль хезмәткәренә Хөкүмәт бүләге тапшырды.

8 июнь көнне Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин социаль яклау учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде.

Әлмәт районыннан «Аеклык ноктасы» проекты авторы Крестина Дьяченкога халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары өчен РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Крестина Дьяченко социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында Татарстан данын яклады. Ул «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге мөдире булып эшли.

 

Әлмәтле Бөтенроссия конкурсына «Аеклык ноктасы» проектын тәкъдим итте. Проект Татарстанның 31 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында, шул исәптән Әлмәт районында тормышка  ашырыла.

Район буенча әлеге проект нигезендә хәмергә бәйле-леге булган ата-аналардан 31 кеше тернәкләнү узган. Әлеге гаиләләрнең барлык әгъзаларына да «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм
балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтелә.

Проектта катнашучы-ларның барысы да хәмергә бәйлелектән дәвалануны уңай динамика белән төгәлләделәр. Гаиләләр кризистан чыктылар, аларның матди хәле яхшырды һәм стабильләште. Шулай итеп, 59 балигъ булмаган бала ятим балалар статусына ия булмый калды. Ата-аналар тарафыннан балаларына карата тәрбия сыйфаты да яхшырган.

Резедә Шәмсуллина
әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса