Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы эшмәкәрләр белән онлайн очрашты

Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды.

10 июньдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы районара инспекциясе башлыгы Лилия Хәлиуллина  автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасын (АУСН) кертү турында сөйләде. Бу режимны 1 июльдән Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында башлап җибәрәләр.

Салым режимына эшчеләр саны биш кешедән артмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күчә ала, ә еллык керем 60 миллион сумнан да ким булырга тиеш түгел. Режимнан файдаланучылар салым һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына хисаплылыкның күпчелек өлешеннән азат ителәчәк. Салым исәпләргә дә кирәкми. Хезмәт аны банклардан, контроль-касса техникасыннан һәм  шәхси кабинеттан алынган мәгълүмат нигезендә исәпли.

Режим кысаларында салым түләүчеләр иминият взносларын түләүдән азат ителәләр, социаль гарантияләр федераль бюджеттан тәэмин ителәчәк.

 

Лилия Хәлиуллина шулай ук очрашуда катнашучыларга Россия Пенсия фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондына, социаль иминият фондына иминият взносларын түләүне кичектереп тору турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт районындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»19.03.2020 №208 карарының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 6 июньдә республикада битлек режимы туктатылды. Битлекләрне кию тәкъдим итү характерына ия. Хәзердән башлап, сәүдә хезмәткәрләре дә битлек режимын сакламый һәм битлекләр булмау өчен бернинди штрафлар да булмаячак.

Очрашу ахырында район башлыгы эшмәкәрләргә алдагы ял көннәре чаралары белән таныштырды.

Шулай ук июль аена эчке туризм мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен очрашу планлаштырылган.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса