Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Июньдә отпуск алу файдалымы-түгелме?

Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, бу атна ахырында озын яллар көтә.

SuperJob сервисы экспертлары моның хезмәт хакы һәм отпуск акчасына ничек йогынты ясаячагы хакында сөйләде.

«Июньдәге озын яллар окладта эшләүчеләрнең хезмәт хакында чагылмаячак. Әгәр хезмәткәр айның башка эш көннәрен тулысынча эшләп бетерсә, ул тулы күләмдә хезмәт хакы алачак», - диелә хәбәрдә.

Оешмада премияләр каралган очракта, алар да билгеләнгән шартлар нигезендә түләнергә тиеш. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, кеше 12 июньдә эшләсә, ул арттырылган күләмдәге хезмәт хакына өметләнә ала.

Экспертлар шулай ук июньдә отпуск алу файдалымы-түгелме дигән сорауга да җавап бирде. Алар фикеренчә, эш көннәре күбрәк булган айларда ял итү отышлырак, чөнки уртача хезмәт хакы буенча бер көнгә түләү эшләгән бер көн бәясеннән югарырак булачак.

Әлеге логикага нигезендә, июньне «алтын урталык» дип атарга мөмкин. Июньдә барлыгы – 168 эш сәгате. Бу май аена (144 сәгать) караганда күбрәк, августтагыдан (184 сәгать) азрак. Шулай булгач, июнь аенда ял алу майга караганда отышлырак, ә августка караганда алай ук отышлы түгел, дип сүзен төгәлләде экспертлар.

Әгәр июньдә ял алырга уйлагансыз икән, моңа кайгырырга кирәкми, чөнки финанс югалтулар зур булмаячак. Ни өчен дигәндә, бу айда эшләми торган бәйрәм көн берәү генә.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса