Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагеры ачылды

Лагерь быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә.

«Орленок» балалар сәламәтләндерү лагерын  реконструкциядән соң тантаналы шартларда ачтылар.  Бәйрәмдә яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Транснефть» вице-президенты Борис Король булдылар.

«Орленок» лагере Әлмәттән ерак түгел урман массивында урнашкан һәм 9 гектардан артык территориядә ел саен биредә «Транснефть — Прикамье»  хезмәткәрләренең 1100гә якын баласы ял итә. Балалар лагереның беренче бер катлы корпуслары 1962 елда төзелгән. 2004 елдан лагерь территориясендә  "Транснефть — Прикамье" ярдәме белән  ябык бассейнлы һәм су аттракционнары булган заманча  аквапарк, ясалма өслекле футбол кыры, йөгерү юллары, волейбол, баскетбол мәйданчыклары төзелде.

«Транснефть — Прикамье» компаниясе «Орленок» балалар лагерын комплекслы реконструкцияләү эшен үткәрде. Реконструкция балаларның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын яхшырту, мәгариф, мәдәни-ял, спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге инфраструктурасын үстерү, матди-техник җиһазланышны камилләштерү максатыннан үткәрелде.

Хәзер бирегә илнең бөтен төбәкләреннән балалар килә ала.

Бүгенге көндә 220 урынлык 3 йокы корпусы, медицина пункты булган медперсонал яшәү өчен бина, зур бию залы һәм 250 урынга исәпләнгән кинозаллы мәдәни-күңел ачу үзәге, 230 урынга исәпләнгән ашханә һәм контроль керү пункты бинасы төзелде.

Балалар өчен йокы корпусларында кер юу, киптерү, йокы блоклары, иркен холл урнашкан. Һәр йокы блогында душ һәм бәдрәф бар. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык уңайлыклары булган махсус блоклар бар.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса