Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Михаил Мишустин Әлмәттән социаль хезмәткәргә хөкүмәт бүләге тапшырды

Крестина Дьяченко «Аеклык ноктасы» проектын тормышка ашырды.

 «Аеклык ноктасы» проекты авторы Әлмәт районыннан Крестина Дьяченкога халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары өчен РФ хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Крестина Дьяченко «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч булып эшли. Бөтенроссия конкурсына ул «Аеклык ноктасы» проектын тәкъдим итте.

Проект Татарстанның 31 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында, шул исәптән Әлмәт районында тормышка ашырыла. Әлмәт районында проектны тормышка ашыру чорында хәмергә бәйлелеге булган ата-аналардан 31 кеше тернәкләнү узган. Әлеге гаиләләрнең барлык әгъзалары да «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтү алучылар булдылар.


Шулай итеп, 59 балигъ булмаган бала ятим балалар статусына ия булмаган, ата-аналар тарафыннан тәрбия сыйфаты яхшырган.

 

 

Фото: ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса