Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә HR директорлар хезмәт базары трендлары һәм проблемалары турында фикер алышты

Шәһәрдә HR конференциясе узды.

7 июньдә «Татнефть»  корпоратив университеты базасында «Үзгәрешләр чорында HR директор»темасы буенча Татарстан Республикасының VI гамәли HR конференциясе узды.

HR директорлар өчен экскурсия әзерләнгән иде. Шәһәр кунаклары Әлмәт дәүләт нефть институтының яңа кампусы объектларын һәм шәһәрнең яңа социаль инфраструктурасын карадылар. Шуннан соң барысы да уртак чакырулар шартларында кооперация темасы буенча фикер алышу өчен залда панель сессиягә җыелдылар.

HR директорларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Тимур Нагуманов мөрәҗәгать итте: "Кадрлар темасы акрынлап төп мәсьәләгә әверелә. Бүгенге көндә төп проблема-кадрлар, аларның эш нәтиҗәлелеге. Сезнең бүген безнең белән булуыгыз безнең өчен бик мөһим. Безгә дә яңа эш алымнары турында тыңлау кызык. Чынлыкта без корпоратив секторга тартылабыз. Ничек эшләргә кирәклеген күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә.  Без калышмаска тырышырбыз".

 Тимур Нагуманов кунакларга шәһәрнең үсеш стратегиясен тәкъдим итте.

Аннары катнашучылар түгәрәк өстәл артында хезмәт базары трендлары һәм проблемалары, бизнес һәм һөнәри белемне трансформацияләү мәсьәләләре, билгесезлек шартларында HR директорның роле турында фикер алыштылар.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса