Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә социаль хезмәткәр көненә багышланган концерт булды

 Яшьләр үзәге базасында «Игелек белән тулсын күңел» дигән концерт булды.

Башка кешегә карата мәрхәмәтлелек, кешелеклелек һәм кайгыртучан мөнәсәбәт-менә нәрсә социаль хезмәткәр хезмәтенең нигезендә ята.

Игелекле һөнәр ияләрен хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары, Башкарма комитет һәм ветераннар берләшмәләре җитәкчеләре хөрмәтләде.

Тантаналы чарада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул бәйрәм белән котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде.

ТР халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте һәм уңышлары, шулай ук үз вазифаларын намуслы башкарулары өчен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән комплекслы үзәкләр һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре бүләкләнде.

Рушания Вәгыйзова, Лилия Сәлимова, Лилия Абдуллина, Миләүшә Кәримова, Валентина Дурнаева, Диана Әбузарова, Марина Атласова, Людмила Кучерова, Софья Навширванова һәм башка социаль ярдәм учреждениеләре хезмәткәрләрен көчле алкышлар белән котладылар.

Шулай итеп, быел «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Кадрия Гыйматдинова  социаль өлкәдә 25 ел эшләгән.

Талантлы Әлмәт артистлары үз номерларын әзерләделәр һәм барлык катнашучыларны матур чыгышлары белән сөендерделәр.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса