Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылга пекарня кирәкме?

Ничек кенә зарлансак та, без бүген мул һәм тук тормышта яшибез.

Кибеткә кереп, киштәләргә күз салсаң, ни генә юк. Ипинең генә дә ниндие юк монда: ап-агы, сорысы, карасы, түгәрәге, озынча түгәрәге, шакмаклысы, туралганы, бодай, арыш оннарыннан пешерелгәннәре, йөземлесе, җимешлесе… Тик аларның берсе дә Әлмәттә җитештерелмәгән.

Кайчандыр үзебезнең Әлмәт икмәк заводы да бар иде бит. Ул да бетте. Хәзер әлмәтлеләр күрше районнарда пешкән икмәк ашыйлар. Шулай да авылда үскәнгәдерме, юкмы, безнең бәләкәй чакта ашаган икмәк барыбер тәмлерәк иде кебек. Шәһәрдән безгә туган көнгә торт кына алып кайталар һәм бу үзенә күрә бер зур вакыйга була торган иде. Тортның майлысын һәм бизелысын пешерде Әлмәт заводы. Ә авыл җирендә ипине апа-әбиләр күбрәк үзләре пешерә, шул авыл ипекәенең исе нигәдер кала икмәгеннән үзенә бертөрле тәме белән аерылып тора иде. Соңрак районыбыз авылларында пекарнялар барлыкка килде.

Төрле елларда Габдрахман, Кама-Исмәгыйль, Кәшер, Чупай авылларында төзелде алар. Ак ипи, кара ипи... Шул ипинең карасын малларга ашаткан елларны да күпләр хәтерлидер әле. Икмәк пешеп чыккан вакытка туры китереп авыл кешесе сумкасын күтәреп пекарняга ашыга, анда ипинең мичтән чыкканын көтеп торучы халык чиратка баса. Шунда китә гәп корулар, авыл хәлләрен сөйләшү. Кайнар икмәк партиясен берничә минут эчендә сатып та бетерәләр, җитмәгәннәргә алдагы партияне көтәргә кала. Ак халат, ак башлык һәм кулларына калын бияләйләр кигән алсу битле апалар балачакның җылы истәлеге булып хәтердә калды. Еллар дәвамында авыллардагы икмәк пешерү биналары сирәгәя барды, шулай да Габдрахман, Елховой, Кичүчат һәм башка берничә авылда бүген дә ипи салалар әле. Әле дә хәтердә, Кама-Исмәгыйль авылында да пекарня 2010 елда октябрь аенда  бик тантаналы шартларда ачылган иде. Ул шушы авыл кешесе Илшат Вәлиевнең тырышлыгы белән булдырылды. Биредә тәүлегенә 500 дән алып 1000 буханкага кадәр ипи пешерү мөмкинлеге тудырылып, авыл кешеләренә эш урыннары булдырылган иде. Хәтта кондитер тәм-томнары да пешерделәр пекарняда. Кибете дә, банкет залы да шушында. Кама-Исмәгыйльдә пекарня инде күптәннән юк, ә кибет эшли әле. Ә менә Чупайдагы пекарняның бинасы әлегә авыр хәлдә. Шулай да бинага, ниһаять,  хуҗа табылган, озакламый биредә төзелеш эшләре башланып китәчәге билгеле булды. Ләкин пекарня булмаячагы мәгълүм. Күп кенә эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр белән сөйләшү һәм сораштыру барышында авыл җирлекләрендә бүген мондый биналарны тоту зур чыгымнар таләп итүе ачыкланды. Шуңа күрә дә зурдан кубып кабат пекарня ачу үзен акламый. «Камыр ризыклары — татар халкының аерылгысыз бер өлеше. Иң мөһиме: сайлау мөмкинлеге бар. Әлмәтнең теләсә-кайсы кибетенә кер -  ипинең төрле сорты өелеп ята. Авыл кибетләренә дә ипекәйне алып кайтып кына торалар. Бу өлкәдә гомумән проблемалар юк. Әлбәттә, теләге булганнар ипи дә, башка төр камыр ризыклары да пешереп сата ала. Өйдә пешереп сатучылар да шактый күп хәзер. Элеккеге пекарнялар сагындырадыр инде, әлбәттә, тик бүген заманалар башка бит, шуны да аңларга кирәк. Икмәк авыл җирлегендә соралмаган икән, аны күпләп пешерүдән файда юк», - дип фикер белдерде алар.

 

Ә шулай да бу уңайдан авылда яшәүчеләрнең үзләренең фикерләрен ишетәсе килә иде. Сез пекарнялар турында нәрсә уйлыйсыз, кирәкме алар авыл җирлегендә?  

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса