Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Вакыт белән яктылык иң тизе диләр. Шулайдыр. Әле генә яңа елны каршы алган идек, инде елның яртысы узып та бара.

Тиз бит. Ярты елга безнең газетага язылучыларның да кабаттан язылу вакыты килеп җиткән. Ни- кадәрле вакыйгалар, эш-гамәлләре белән тормышыбызны ямьләп торучы күршеләрегез, район тормышы, авыл сулышы, эшлекле сөйләшүләр, «телле-тешле» язмалар, ислам дине сәхифәләре яктыртылды. Яңа проектлар, авыл җирләрендә укучыларыбыз белән очрашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр булды. Сездән килгән хәбәрләр, сораулар газетабызны җанлы аралашуга этәрде. Гыйлем - ул яктылык, дибез. Никадәрле яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләдек. Димәк, ул «яктылык»лар да бик тиз таралган. Аларны туктатырга ярамый. Чөнки телебез, милләтебез тормышы, яшәеше район вакытлы матбугатында чагыла.

Хөрмәтле әбүнәчелә-ребез! Сез газетага күб-рәк язылган саен теле-безнең, татар вакытлы матбугатының саклануына ышаныч арта. Туган телебезне читләр сакламый, аны шул рәвешле үзебез сакларга тиеш. Әйләнә-тирәбездә күпме яхшы кешеләр яши, игелекле эшләр эшләнә. Шулар турында, үзегезне борчыган мәсьәләләр турында языгыз, шалтыратыгыз. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Һәр татар гаиләсе бер генә газетага язылса да, милләт өчен, татар матбугаты өчен нинди зур файда булыр иде. Сабантуйлар алдыннан өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне, якыннарыгызны «Әлмәт таңнары» газетасына яздырып сөендерегез әле.

 

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса