Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйләрнең салкыны күңелләрне өшетмәсен иде

«Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы бай тарихы булган данлыклы Тайсуган авылында кунакта булып кайтты.

Әлеге авыл җирлеге районыбызның заманча төзекләндерелгән торак пунктларыннан берсе санала.

Әлбәттә, төзелеш, ремонт эшләре нигездә дәүләт программалары кысаларында «Татнефть» җәмгыятенең, депутатларның, авылның актив кешеләре ярдәме белән башкарыла.

Тайсуган Зәй буендагы әрәмәлекләргә, биек тауларга сыенып утыра. Шуңа күрә дә биредә табигатькә гашыйк булган чын җир хуҗалары яши дисәк, бер дә ялгыш булмастыр. Авылда тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пункты, Мәдәният йорты, ике авылны берләштергән «Ярыш» хуҗалыгы бар. Авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин үзе дә шушында туып-үскән егет. Бәлки шуңа да авылдашлары аңа зур ышаныч белән карыйлардыр. Ул үзе дә авылы, тайсуганлылар өчен янып-көеп йөри торган чын җитәкче. Шуны да әйтми мөмкин түгел, авылда өлкәннәргә карата хөрмәт аеруча зур. Гомумән, Тайсуган - дини, укымышлы шәхесләргә бай җир. Борынгы чордан ук ул үзенең мәдрәсәсе белән тирә-юньгә билгеле булган. Шуңа күрә тирә-яктагы авыллардан бирегә килеп гыйлем алганнар. Әле хәзер дә бирегә Әлмәтнең «Нур» мәктәбеннән килеп укып йөрүче балалар байтак икән. Аларны йөртү өчен махсус мәктәп автобуслары бүлеп бирелгән.

Мәчет тә, мәдрәсә дә бүген тулы көченә эшли. Тайсуган бик күп тарихи шәхесләрне, әдипләрне, галимнәрне үз кочагында тәрбияләп үстергән, заманында атак-лы эшмәкәр, җәмәгать эшлеклеләренең бер вәки-ле булган Габделкәрим Рәмиевне, Дан орденының тулы кавалеры Гарәфетдин Сәләхетдиновны, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдиновны биргән авыл җирлеге шул ул. 

Шулай да тайсуганлы-ларның районда бердәнбер татар телендә чыгып килүче «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе коллективы белән очрашуга аз санда килүләре генә күңелдә бераз китеклек калдырды калдыруын. Шушындый татар җанлы, зыялы шәхесләрне биргән авыл өчен, югыйсә, мондый очрашу көтеп алынган чара булырга тиеш иде кебек. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бакчада, йорт тирәсендә эше бетмәгәнлеге дә сәбәп булгандыр моңа, мөгаен. Тик шулай да мондый мөмкинлек булганда файдаланып калу зарур иде кебек. Бу аеруча мәктәптә балалар белән укыту-тәрбия эшләре алып баручылар колагына әйтел-гән сүз. Укучыларның, укы-тучыларның шәһәрдән кил-гән газета хезмәткәрләре белән очрашуы үзе бер тарихи вакыйга кебек кабул ителсә, әле шуңа өстәп очрашу мизгелләре фотолары да мәктәп альбомында урын алса, аеруча отышлы булыр иде. Әйе, тормыш мәшәкатьләре белән кайбер мөһим вакыйгалар ничектер икенче планга күчә дә, соңыннан үкенечле була шул.

Тайсуган Мәдәният йортына җыелган кешеләр башта бик кырыс һәм хәтта усалрак кебек тоелсалар да, акрынлап кына ике арада булган «боз эреде». Тайсуганлылар бераз җанланып, ачылып киттеләр, газетага язылучылар да шактый булды.  «Әлмәт таңнары» газетасы баш мө-хәррире Рәфкать Шаһиев авыл кешеләрен редакция эшчәнлеге белән таныштырып узды, әбүнәчеләргә бүләккә китаплар тапшырды. Үзара сөйләшү барышында халыкны кызыксындырган көнүзәк темалар, проблемалар кузгатылды. Тайсуганлылар җиткергән сораулар, уй-фикерләрнең һәрберсе газетабыз эчтәлегендә урын алыр дип ышандырабыз. Актив булыйк, бергә булыйк, дус яшик! Кабат очрашырга язсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса