Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә иң оста һөнәр иясен ачыклыйлар

Анда 40тан артык яшь профессионал катнаша.

26 майда «Римера-Алнас» базасында машина төзелеше комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында  икенче бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы старт ала. Ул өч көн барачак, дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Конкурста Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Ижевск, Глазов, Йошкар-Ола һәм Түбән Новгород өлкәсенең 11 сәнәгать предприятиесеннән 40тан артык яшь профессионал катнаша.

Ярышлар 7 номинация буенча узачак: «иң яхшы токарь», «электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы электромонтер», «программа белән идарә итү станокларының иң яхшы операторы», «иң яхшы инженер-технолог», «иң яхшы мастер», «яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы белгеч», «иң яхшы эретеп ябыштыручы».


Ярышлар Татарстанның киләчәге көллияте («Римера-Алнас» заводы), КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы һәм яшьләр үзәге мәйданнарында узачак.

«Барлык конкурсантларга да конкурсның кызыклы үтүен  телим. Узган ел без аны «Римера» инициативасы белән уздырдык һәм, чыннан да, бик шәп һөнәри осталык бәйрәме булды. Катнашучылар бик күп шәһәрләрдән килеп, осталыкларын күрсәттеләр. Быел конкурс тагын да кызыклырак, эчтәлекле  булыр һәм һәркем уңай эмоцияләр алыр дип өметләнәм», – диде район башлыгы Тимур  Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса