Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә цифрлы сәнгать фестивале

20 майда Әлмәттә инженер лицее базасында цифрлаштыру елы кысаларында Almet Digital Art фестивале узды.

Фестиваль өлкәннәрчә фикер йөртүче һәм IT, фәнни һәм инженерлык өлкәләрендә заманча технологияләр турында ишетеп кенә белмәүче балалар өчен оештырылган иде.

Фестиваль кысаларында бик күп масштаблы чаралар узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов аларның һәркайсында булды һәм үз тәэсирләре турында сөйләде: "Кайбер проектларның дәрәҗәсе бик югары, һәм аларның һәрберсендә катнашучыларның чын күңелдән тырышулары күренеп тора.  Балалар калган проектларны күрә, танышалар, бер-берсенә тартылалар. Бу бик шәп вакыйга, без аны кабатларга телибез".

Цифрлы сәнгать буенча конкурслар төрле юнәлешләр буенча узды. Укучылар үз проектларында «Сабантуй фәлсәфәсе» дигән темага төрле визуаль образлар кулланып, цифрлы формадагы әсәрләрне тәкъдим иттеләр: алар стильле дизайнер композицияләре һәм кызыклы сюжетлы анимация роликлары булдыра алдылар.

Шулай ук конкурсантлар үзләренең цифрлы продуктларын: кешеләр эшен нәтиҗәлерәк, ә тормышны кызыграк итә алырлык программалар һәм кушымталарны күрсәттеләр.

Инженер-техник иҗат та читтә калмады. Балалар фестиваль кунакларын робототехника һәм гаджетлар өлкәсендә үз эшләнмәләре белән таныштырдылар.

Фестиваль проектлар күргәзмәсе белән дәвам итте, анда цифрлы сәнгать өлкәсендә 50дән артык экспонат тәкъдим ителде: арт-объектлар, цифрлы рәсем һәм электрон музыкаль композицияләр.

Моннан тыш, «идеяләр лабораториясе» ачык мәйданчыгы да оештырылган иде. Теләге булган һәркем үз идеясен IT, фәнни һәм инженерлык өлкәләрендә тәкъдим итә һәм эксперт шәрехләре белән бәя ала алды.

Almet Digital Art та цифрлы карарлар эшләү буенча тагын бер бәйге – «Tatar Hack»хакатоны булды. 7-11 сыйныф укучылары һәм урта, югары уку йортларының 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, биремнәрне үтәделәр һәм үз эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр.

Моннан тыш, белем бирү программасы кысаларында мастер-класслар үткәрелде. IT-индустрия өлкәсендә Татарстан профессионаллары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

Соңыннан фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, анда төрле конкурс программаларында җиңүчеләр һәм цифрлы сәнгать өлкәсендәге экспертлар үз бүләкләрен алды.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса