Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт сәнәгать зонасын тулысынча 2040 елга төзеп бетерергә планлаштыралар

Район башлыгы күчемсез милек агентлыгы белән хезмәттәшлек һәм торак төзелешен үстерү буенча уртак эшчәнлек турындагы меморандумга кул куйды.

20 ел эчендә Әлмәттә 6 млн кв. метр торак һәм коммерция мәйданы төзергә планлаштыралар. «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов күчемсез милек агентлыгы белән хезмәттәшлек һәм Әлмәт районында торак төзелешен үстерү буенча уртак эшчәнлек турында меморандумга кул куйды.


Агентлык вәкилләре тикшеренүләре буенча, көн саен 20 мең кеше Әлмәткә килә һәм  китә. Моннан тыш, күчемсез милекнең максатчан аудиториясе – нефтьчеләр, тәэмин итүчеләр, җитештерүчеләр һәм якын-тирә шәһәрләр-Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Азнакай халкы. 2040 елга шәһәр сәнәгать зонасын тулысынча төзергә планлаштыралар. Шәһәрдә барлыгы 5 млн.кв. метр торак мәйдан һәм 1 млн. кв. метр коммерция объектлары барлыкка килергә тиеш.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса