Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Бүгенге көндә илдә көн саен 20 миллионга якын нөсхәдә газета-журнал чыга һәм укучыга барып ирешә.

Безнең «Әлмәт таңнары» да шул исәпкә керә. Хәзерге вакытта матбугат өлкәсендә төрле үзгәрешләр бара. Реформалар күпмедер дәрәҗәдә эшчәнлеккә тискәре йогынты ясаса да, әйтик, тираж кимесә дә, район газетасы үз йө-зен югалтмый, һәрдаим укучылар белән элемтәдә торырга тырыша. Сайт һәм социаль челтәрләр белән эш алып бара. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камил-леккә омтыла. Хәзерге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Газетабызда шуны аңлаган, заман белән бергә атлаучы хезмәткәрләр эшли. Гөлфия Әхмәтханова, Ландыш Гайнетдинова, Резеда Исмәгыйлева кебек басма матбугатның бөтен нечкәлекләрен белүчеләр, социаль челтәрләрдә иркен «йөзүче» Резедә Шәмсуллина, Роза Сәхбетдинова һәр атна гына түгел, һәр көнне укучылар өчен кызыклы һәм ма-выктыргыч материаллар әзерлиләр. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыбызның күңеленә үтеп керәләр. Газетада басылган язмаларыбыз әбүнәчеләр тарафыннан яратып укыла, көтеп алына.

Район һәм шәһәр яңалыкларын халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихка кертеп калдыручы басма буларак, «Әлмәт таңнары» газетасы һәр гаиләнең көтеп алган кунагы булсын иде дибез.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса