Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыт куйган таләпләрне үтәп, заман белән бергә атладык

Тормышында тирән эз калдырган, бәхетле мизгелләр бүләк иткән еллар һәркемнең күңелендә иң кадерле истәлекләр булып саклана.

Минем иң гүзәл, хәтеремә мәңгегә уелып калган вакытларның берсе - шәһәр һәм район газетасында эшләгән чорым.

Редакциягә килүем дә көт-мәгәндә булды. Дөрес, мәктәптә укыган елларда район газетасына язмалар җибәрә идем. Алар басылып чыккач ничек куанганымны белсәгез. Мәктәпкә килгән иҗат әһелләрен без фәрештәләр итеп күрә идек. Казан дәүләт университетында белем алганда нинди генә танылган язучылар, журналистлар белән очрашулар узмады. Безгә Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка мәртәбәле шәхесләр, профессор-галимнәр лекция-семинарларында катнашу, алар каршында сынау тоту насыйп булды. Боларның берсе дә эзсез узмаган, күрәсең.

Юлламаның Әлмәткә икәнлеген белгәч бер дә кайгырмадым, чөнки 1980 елда без, студентлар отряды, бирегә эшкә килгән идек. Күпләребезнең күңеленә хуш килгән иде ул чакта Әлмәт каласы. Район мәктәбендә өч ел татар теле һәм әдәбия-ты укытучысы булып эш-ләгәннән соң шәһәргә кү-чәргә туры килде. Әмма кала мәктәпләренә укытучылар кирәкми булып чыкты. Шулчак кылт итеп бергә укыган Гөлшатның «Казан утлары»нда, Фиданиянең Биектау районы газетасында эшләүләре искә төште. Һәм мин дә редакциягә шалтыратып карарга булдым. Ул чакта Әлмәттә «Знамя труда» газетасының тәрҗемәсе булып «Хезмәт байрагы» чыга иде. Баш мөхәррир Петр Голышев миңа: «Мондый сорауларны телефон аша хәл итмиләр», - дип редакциягә чакырды. Тәфсилләп сораштыру уздырып, элеккеге эш урыныма шалтыратып минем хакта белешкәннән соң, баш мөхәррир сынауның беренче этабын үтүемне әйтте. Элек әнә шулай иләк аша сөзелгәннән соң гына редакциягә эләгергә мөмкин иде.

«Хезмәт байрагы» кыз-ларының мине ничек кабул итүләре әле дә хәтеремдә. Дубляж буенча мөхәррир урынбасары Рәхилә Спиридонова ялда иде. Тәрҗемәчеләр Гөлфия Әхмәтханова белән Зөлхәбирә Әхмәтшинаның машинкада шулкадәр тиз басуларына исем китте. Әле бит анда хата ясасаң төзәтүе дә авыр, компьютер түгел сызып атарга. Типографиягә сызылмаган, чиста басылган язмаларны гына тапшырырга кирәк. Аннан корректор булып эшләүче, хәзер инде мәрхүм Ландыш апа Нуретдинова белән Энҗе апа Абдрахманова килделәр. Ялда булса да, соңрак Рәхилә Габдрахмановна да кереп, эш барышы белән кызыксынып чыкты. Миңа иң беренче эш итеп тәрҗемә итәргә бер язма бирделәр. Аннан бергәләп чәй эчтек. Үз кешеләредәй кабул итүләре барлык каушауларымны юкка чыгарды. Шулай итеп, 1986 елның сентябреннән мин дә редакция хезмәткәре булып киттем. Искиткеч коллектив иде. «Хезмәт байрагы»нда эшләүче һәркем хакында минем остазларым дип әйтә алам. Үземнән зурраклар эш тәҗрибәсе белән генә түгел, тормышта, гаиләдә кирәкле киңәшләре белән дә уртаклаштылар. Һәрберсе турында озаклап язарга була. Ике коллектив бик дус яшәдек. Рус, татар газетасы дию юк иде, барлык чара-бәйрәмнәр уртак узды. Хәзер уйлыйм да шаккатам: ничек өлгердек икән, газета атнасына дүрт тапкыр чыга иде. Ул чакта әле цифрлы фотоаппаратлар да юк. Фотолар башта клишеларга бастырыла, мәкаләләр линотипта җыела. Линотиплар еш кына «кәҗәли». Без әзер газета битләрен көтеп, йөз тапкыр типографиягә төшеп менәбез. Редакция икенче катта, типография беренчедә иде. Зур тырышлык һәм сабырлык таләп иткән эш булса да, сагындырып искә алына мондый мизгелләр дә.  

1989 ел азагында без ин-де «Әлмәт таңнары»ның беренче санын чыгарырга әзерләнә башладык. Тәрҗемә түгел, татарча нәшер ителүче мөстәкыйль газета! Тарихка күз салсак, «Әлмәт таңнары»ның башлангычы еракларга барып тоташа.

Районда беренче булып 1932 елның 23 гыйнварында  «Социализмга» газетасы чыга. Аның дәвамы булган «Хезмәт байрагы» газетасы 1957 елның гыйнварыннан 1958 елның июленә кадәр 1954 елда нәшер ителә башлаган  «Знамя труда»дан тәрҗемә ителә. Аннан соң ул мөстәкыйльлек ала. 1963 елның 1 апреленнән «Маяк» газетасы чыга башлый. «Хезмәт байрагы» бетерелә. «Маяк» газетасы русчага да тәрҗемә ителә. 1964 елның 1 декабрендә ул Азнакайга күчә. Ә Әлмәт халкы өчен тәрҗемәле  «Хезмәт байрагы» оештырыла.

«Әлмәт таңнары»ның беренче саны 1990 елның 1 гыйнварында чыкты. Баш мөхәрриребез - Әсгать Сәлахов, Рәхилә Спиридонова аның урынбасары,  Зөлхәбирә Әхмәтшина җаваплы сәркатип иде. Редакциядә очраклы кеше-ләр эшли алмый. Мин моңа тагын бер кат инандым. Иҗат утында янганнар, газета укучылар белән бер дулкында була алганнар, игътибарлылар, үткен каләмлеләр генә озак хезмәт куя биредә. Миңа шундый талантлы шәхесләр белән иңгә-иң куеп хезмәт куярга туры кил-гәне өчен язмышыма мең рәхмәтлемен. Шагыйрьләр Илдар Әхсәнов, Илдар Хөсни, Рәхимҗан Шәрифҗанов, Энҗе Мөэминованың кызы - күркәм холыклы Роза Ахунова, Рәхилә Спиридонова, җанлы язмалары өстенә әле рәсем остасы да булган Дулкын Вәдыйгуллиннар  бүген арабызда юк инде. Әхтәм Фәтхи дә газетада эшләп алган иде. Шагыйрә Асия Минһаҗева да безнең газетада эшләгән елларын сагынып искә аладыр дип уйлыйм. Газета дип янып-көеп торган Зөлхәбирә Әхмәтшинаның һәр язмасы уникаль була торган иде, өр-яңа, яңгырашлы рубрикалар уйлап тапты ул. Инде күптәннән лаеклы ялда булса да, бүген дә бер хәрефен калдырмыйча укып бара. Күңелгә үтеп керерлек язмалары белән укучылар хөрмәтен яулаган Илүсә Нәбиуллина, Дамир Таҗи, Рамил Сафиуллин, баш хисапчы Саҗидә Назарова, сәркатип Нәсимә Әхмәтҗанова, компьютерда җыю операторы Фәйрүзә Хәкимова һәм башкалар да «Әлмәт таңнары» елъязмасында тирән эз калдырдылар. Әлбәттә, һәр чорның үз авырлыгы. Газетаны таныту өчен авылларга концерт белән чыкканыбыз хәтердә. Калабызга килгән артистлар, язучылар да редакциягә еш сугыла иде.

Иң шатлыклы вакый-галарның берсе хәреф җыю һәм газета ясау процессларын компьютерлаштыру булгандыр. Эш җиңеләя башлады. Әсгать Сәлахов безгә гел язучылык белән шөгыльләнергә  киңәш бирде. Бүген Дамир Таҗи, Илүсә Нәбиуллина - байтак кына китаплар авторлары. Әсгать Сәлахов лаеклы ялга киткәч, дилбегәне үз кулына Гөлгенә Кәримова алды. Аңа да җиңел булмады. Тираж, реклама ясау елдан-ел авырлашкан чор килде. Әмма үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән  Гөлгенә Әхәтовна боларның барысын да эшләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең бер очрашуда: «Гөлгенә Әхәтовнаны бер ишектән чыгарып җибәрәсең, икен-чесеннән килеп керә, ничек инде ярдәм итмисең», - дигәне хәтердә. Хәзер инде һәрберебез компьютерлар, фотоаппаратлар белән тәэмин ителде: яз, эшлә, төшер генә. Без районда гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә дә катнаша, җиңүләр яулый башладык. 2012 елда «Әлмәт таңнары»н «Знамя труда» редакциясе белән кушып, «Татмедиа»ның бер филиалы иттеләр. Баш мөхәррир вазифасын Гөлназ Гыйззәтуллинага йөкләделәр. Яшь булса да, бик креатив, максатчан мөхәррир булды Гөлназыбыз, гел эзләнүдә иде. Газета салынышы, эчтәлеге өстендә нык эшләде. Үзенең язмалары да кабатланмас иде, тел байлыгына искитәрлек. «Татмедиа»да безне үрнәк итеп куя иделәр. Гөлфия Әхмәтханова, Айгөл Шәяхмәтова, Ләйләгөл Минаева, Рәдифә Ногманова, Филүзә Хәмидуллина, Алия Сафина, Резеда Исмәгыйлева, Ландыш Гайнетдиновалар белән бик тату, күңелле эшләдек. Бүген эстафета башкалар кулында.

Вәзгыять үзгәрә тора, алга куелган бурыч катлаулы. Ләкин «Әлмәт таңнары»ның тырыш коллективы аларны үтәп килә. Уңышлар сезгә!

 

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса