Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мин сезне хөрмәт итәм!»

Трагизм һәм бөеклек, хәсрәт һәм шатлык, яра һәм хәтер.

Болар барысы да - Җиңү. Ул Ватан тарихы күгендә балкып тора. Аны еллар да, вакыйгалар да сызып ташлый алмый. Бу көн артында миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. Вакыт узган саен Җиңү көне тормышыбызда тагын да мөһимрәк урын били.

Безнең изге бурычыбыз - XX гасырның иң куркыныч сугышы, бабаларыбызның каһарманлыгы һәм фидакарьлеге, халкыбызның бөек батырлыгы турында дөреслекне саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру.

Патриотик тәрбия эшен алып баруда бүген мәктәпләр мөһим роль уйный. Шушы көннәрдә 21 нче мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап «Батырлык дәресе» үткәрделәр. Максат - Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлык үрнәкләре белән укучыларны таныштыру, сугыш чоры авырлыклары кичергән кешеләргә карата хөрмәт хисе һәм патриотизм тәрбияләү.

Дәрес парталар артында түгел, ә «Бигәш авылында туып-үскән кешеләргә - Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларга» куелган мемориал янында узды. Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә мемориалга чәчәкләр салдылар. Алар сугышның нинди куркыныч икәнлеген күреп белмәсәләр дә, барысын да аңлыйлар. Араларыннан бер сабый «Мин сезне хөрмәт итәм!» дип әкрен генә чәчәкләр куйганда киләчәгебез өметле икәненә инандым.

 

Резедә Шәмсуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса