Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтебездә - 77 нче Җиңү язы

Илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юктыр. Ул - бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә.

Бу көнне без совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез.

Әлмәт җирлегендә Җиңү көне уңаеннан оештырылган чаралар елдагыча тантаналы узды. Бәйрәм иртәнге якта «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салу белән башланып китте. Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшеп, яу кырларында ятып калганнарны хөрмәт белән искә алырга Әлмәт җирлеге һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге, предприятие һәм оешма вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары килгән иде.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы - тантаналы парад быел да калабызның үзәге булган Ленин мәйданында узды. Биредә алдан ук берничә мең кешене сыйдырырлык трибуналар һәм сәхнә урнаштырылып, әлмәтлеләргә һәм шәһәребез кунакларына бәйрәм вакыйгаларын иркенләп туры эфирда карау өчен зур экран да  көйләп куелган иде. Тантанада ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов та катнашты. Ул Татарстан Президентының котлауларын ирештерде. Хәрби комиссар Ришат Сабиров РФ оборона министрының приказын укыганнан соң парад башланып китте.

Мәйданга беренче булып Җиңү байрагын, Россия һәм Татарстан дәүләтләре әләмен күтәргән почетлы каравыл ротасы килеп керде.

Алга таба укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узды. Сугыш чорын чагылдырган  театральләштерелгән  күренеш алдагы рәтләрдә утырган ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының күңелендә аеруча тирән тәэсир калдырды, өлкән-нәрнең күзләре яшь белән тулды.

Әлмәт драма театры артистлары, музыка көллияте студентлары һәм район  үзешчәннәренең чыгышларын халык шушы бәйрәмгә генә хас булган тирән бер дулкынлану белән кабул итте.

9 Майга багышланган парад тәмамланганнан соң халык Әлмәт татар дәүләт драма театры янәшәсендә урнашкан мәйданчыкка агыла башлады. Биредә пионер оешмасы экспозициясе, эзләнү отрядлары, хәрби-патриотик оешмалар  күргәзмәләре,  мастер-класслар, фотозоналар оештырылган иде. Ленин урамы исә чын мәгънәсендә иҗат остаханәләрен хәтерләтте. Монда иҗади лаборатория-ләр һәм сәүдә нокталары эшләп торды, халыкка «Радужка» курчак театры тамашасы һәм башка төрледән-төрле күңел ачу чаралары тәкъдим ителде. Фронт аланнарында әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын кайнар солдат боткасы белән дә сыйладылар. Хәрби техника күргәзмәсе күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. ЗиС-5, ГАЗ М-1, ГАЗ АА («полуторка»), ГАЗ-67, «Урал» мотоциклы, Виллис, ЗиС-110, БТР-40Б - барысы да тарихка кереп калган ретротехника. Аларның да, кешеләрнеке шикелле, үз чоры, үз язмышы бар. 

Җиңү бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлеше - «Үлемсез полк» акциясе. Ниһаять, ике еллык тәнәфестән соң әлеге пат-риотик искә алу чарасы традицион җанлы форматта узды. Һәрбер әлмәтле  үз герое - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, партизан, концлагерьлар тоткыны - Бөек Җиңү өчен көрәшкәннәрнең портретларын күтәреп «Үлемсез полк» сафына килеп кушылды.

9 Май чаралары кысаларында бик эчтәлекле  концерт программасы да әзерләнгән иде. Әлмәтлеләр  татар эстрадасының популяр артисты Фирдүс Тямаев чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр. Халык аңа кушылып җырлады, биеде. Кичке сәгать унда төн караңгылыгын ярып күктә Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә купшы салют утлары җемелдәде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса