Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Әлмәт районының торак пунктларында рейдлар үткәрә

Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.

25 апрельдә Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлады, ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Әлмәт районының торак пунктларында рейдлар үткәрә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны штрафлар көтә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә.

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук мангал, жарняларда һәм башка җайланмаларда ризык әзерләү өчен ачык ут куллану тыела. Бу чикләү рестораннарга, кафе, барларга кагылмый.

1-3 класс куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне урман һәм башка табигать янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә куллану тыела. 

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу административ штраф салуга китерә:

– гражданнар өчен-2000-4000 сум;

- вазыйфаи затларга-15000 сумнан 30000 сумга кадәр;

- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга-30000-40000 сум.

 

 

 

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса