Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә

 Әлмәт районы Советы җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков Бөек Ватан сугышында катнашучыларны: Березова Людмила Данил кызы һәм Габдрәхимов Габделбари Вагыйз улын котладылар.

Рәхмәт сүзләрен белдереп, аларга сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Иҗади фронт  бригадасы тарафыннан һәр ветеран өчен тематик җырлар белән персональ концерт оештырылды. Бәйрәм атмосферасын тыл хезмәтчәннәре һәм аларның якыннары гына түгел, янәшәдә яшәүче күршеләр дә тойды.

Людмила Березова Себер районнарының берсендә туа һәм үсә. Аныукырга җибәрәләр. Сигез айлык курслар тәмамланганнан соң. Березованы монгол-маньчжур чигенә җибәрәләр. 1941 елның 14 октябрендә Людмила Березова ант кабул итә. Шул вакыттан башлап, Җиңү көненә кадәр ул аэродром хезмәте күрсәтү батальонында радистка булып хезмәт иткән.

1946 елның 26 августында сугышчыга кияүгә чыга. 1958 елның ноябрендә Әлмәткә күчәләр. Людмила Даниловна 2 дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ире белән бергә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. 3 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Габдрәхимов Габделбари Вагыйз улы 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туа. 1943 елның мартында фронтка алына, Чуашстанда Суслонгер авылына эләгә, анда хәрби эш нигезләрен ала һәм кул пулеметчигы курслары уза. 1943 елның 4 ноябрендә авыр яралана. Күп санлы кыйпылчык яралары белән госпитальдә була. 1944 елның мартында туган авылына кайта.

Лаеклы бүләкләре бар-I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм юбилей медальләре. Медицинада эшли, сәламәтлек саклау отличнигы. Югары категорияле табиб-фтизиатр Габделбәри Вагыйз улы 77 яшькә кадәр пациентларны дәвалап, медицинага 45 ел гомерен багышлаган. Тормыш иптәше Галия Ямил кызы да гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса