Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Үлемсез полк"ның ничек узуы билгеле булды

Катнашучылар 14.00 сәгатьтә Ленин урамында «Нефтьче» мәдәният сарае янында җыелачак.

9 майда Әлмәттә "Үлемсез полк"  традицион көндезге форматта узачак. Бу хакта Әлмәт хакимияте хәбәр итә.

Катнашучыларны җыю 14.00 сәгатьтә Ленин урамында «Нефтьче» мәдәният сарае янында узачак. Контроль үткәрү пункты аша узарга кирәк булачак.

Оештыручылар искәртеп узганча, кадый һәм кисә торган  очлы әйберләр, җиңел ялкынсынучы сыеклыклар, пиротехник эшләнмәләр ярамый. Күләмле сумка, рюкзаклар һ. б. ларны алмаска кирәк.

«Үлемсез полк» акциясе 15:00 сәгатьтә башлана. Чара Ленин урамы буенча, «Нефтьче» мәдәният сараеннан Ленин мәйданына кадәр узачак.

14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Төзүчеләр проспектыннан Чехов урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 

 

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса