Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ветераннарны фронт бригадасы котлый

Җиңү көне алдыннан бүген Ватанны саклаучыларны артистлар һәм Башкарма комитет вәкилләре котлады.

Кунакларны бу көнне ике ветеран каршы алды. Людмила Даниловна Березова Ерак Көнчыгыш чигенә 1941 елның 22 августында мобилизацияләнә. Дүрт елдан артык ул безнең ил территориясен Япония ягыннан  саклау хезмәтенә биргән һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, "Японияне Җиңгән өчен" медале, Жуков медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыш ветераны Габделбари Вагыйз улы Габдрахимов 1943 елда фронтка алына. Ул Киевны азат итү буенча кырыс сугышларда катнаша, әмма яралана.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның икесен дә башкарма комитет вәкилләре җылы котладылар, ә җырчылар һәм биючеләр алар өчен музыкаль номерлар башкардылар

Шулай ук ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәк бәйләмнәре, котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса