Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә депутат кабул итте

 «Заря» яшүсмерләр клубында Әлмәт муниципаль районы шәһәр Советы депутаты Вячеслав Колотовкин шәһәр халкы белән очрашты.

Элегрәк мондый  кабул итүдә халык азык-төлек кибетенә килүче йөк машинасының ишегалды юллары буенча хәрәкәт итүе һәм спорт корты коймасыннан килгән тавыш проблемаларын кузгаткан иде. Вячеслав Геннадьевич ярдәме белән йөк машиналары хәрәкәтен чикләүче билгеләр куелды. Спорт корты коймалары ныгытылды һәм халыкка уңайсызлыклар китерми башлады. Моннан тыш, кыска вакыт эчендә ишегалдын төзекләндерү эшләре башкарылды.

Бу юлы Гафиятуллин урамы буенча 29б номерлы йорт Советы вәкилләре Валентина Рыкова һәм Любовь Павлова очрашуга рәхмәт хаты белән килделәр һәм Вячеслав Колотовкинга тапшырдылар.

Халык исеменнән алар депутатка мөрәҗәгать иттеләр: "Безнең ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәмчеллегегез һәм битараф булмавыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә планлаштырылган барлык үрләрне яулавыгызны телибез".

Вячеслав Геннадьевич, үз чиратында, халыкның актив гражданлык позициясен билгеләп үтте: "Сезнең инициатива һәм үҗәтлек аркасында, хәл ителми торган күп кенә проблемаларны без бергәләп хәл итә алабыз. Мин беләм, бездә проблемалы участоклар күп. Әле дә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Без хезмәттәшлек итә башлаганга күрә, кайбер проблемаларны хәл иттек, сездән сигнал һәм яңа мөрәҗәгатьләр көтәбез".

Очрашу торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу белән дәвам итте.

 

 

Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса