Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветеранының тормыш иптәшен 102 яшьлек юбилее белән котладылар

Яз һәм хезмәт көнендә үзенең 102 яшьлеген Әлмәт шәһәрендә яшәүче Туйкина Талига Хуҗанадыйр кызы билгеләп үтте.

Район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова юбилярны котлады.

"Сезне чын күңелдән әлеге әһәмиятле дата – 102 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Оныклар һәм оныкчыклар янәшәсендә бәхетле яшәгез", - диде Роза Егоровна.

 Талига апа -  тыйнак һәм ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше. Роза Әфләтунова тыл хезмәтчәненә ихлас рәхмәт сүзләре белән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Районның һәр озын гомерле кешесе Әлмәт муниципаль районының гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы һәм байлыгы булып тора. 

Талига Туйкина Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында туып үскән. 1921 елда аларның гаиләсе Әлмәткә күчеп килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Талига Казан педагогика институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлана һәм институтны ябалар - кызга Әлмәткә кайтырга туры килә. Биредә ул район башкарма комитетына гомуми бүлек мөдире булып эшкә урнаша. 1955 елдан аны хисапчы итеп билгелиләр.

Талига Хуҗанадыйр кызының ире сугышта катнашкан. Алар  Мөхәммәтсабир Гата улы белән бергә 3 бала, ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. 1974 елда Мөхәммәтсабир ага вафат була. Бүгенге көндә Талига апа үз балаларының кайгыртучанлыгын тоеп яши, сигез оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Тыл хезмәтчәне шәхси йортта яши, аның үз хуҗалыгы бар. Шуңа күрә аның озак яшәвенең сере гади-хезмәттә яшәү, тормышны ярату һәм тик тормау.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса