Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле әлмәтлеләр!

Әлмәт муниципаль районы профсоюз оешмаларының координацион советы исеменнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Беренче май һәрвакыт яхшыга үзгәрешләрне, иҗат итү, чәчәк ату хакына барлык хез-мәткәрләрнең теләктәшлеген символлаштыра, чөнки ул төрледән-төрле һөнәр ияләрен бергә берләштерә. Язның бу җылы, якты бәйрәме безне чираттагы тапкыр нефть төбәгенең хезмәт традицияләре, төбәгебез һәм илебез үсешенә зур өлеш кертүче якташлары-бызның вөҗданы һәм намуслылыгы өчен горурлану хисләре кичерергә мәҗбүр итә.

Әлмәт районында яшәүчеләр һәрвакыт уртак эш хакына эшли белделәр һәм алар-ның тырышлыгы бәрабәренә шәһәребез елдан-ел матурая һәм уңайлырак була бара. Киләчәктә үсеш өчен ныклы нигез салган хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук туган җиребезнең чәчәк атуы хакына әле яңа гына хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә дә рәхмәтләремне җиткерәм.

Бу якты бәйрәм барыгызга да яхшы кәеф бүләк итсен, тагын да зуррак казанышлар алып килсен һәм каршылыкларны җиңеп үтү өчен яңа көчләр бирсен. Сезгә бәхет, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим! Бу ел әлмәтлеләр өчен нәтиҗәле эш, динамик үсеш, җитеш тормыш һәм муллык-хөрлек елы булыр дип ышанам!

Бәйрәм белән сезне, әлмәтлеләр! Яз һәм Хезмәт көне белән!

 

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы профсоюз оешмаларының  

координацион советы рәисе
Марсель Бикморатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса