Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

Кадерле әлмәтлеләр!

Сезне 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Илебез халкы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы белән аерылып торды - яхшы нәтиҗәләргә ирешүнең төп сере нәкъ менә шунда.

Бүген һөнәрләр даирәсе зур тизлек белән үзгәреп тора, көн саен укырга, камил-ләшергә кирәк, заман шартларында тырышлык һәм үҗәтлек бик тә кирәкле сыйфатлар булып калалар. Югары казанышларга, яхшы нәтиҗәләргә омтылу республикабызны яңа ачышларга, тормыш сыйфатын күтәрүгә, инфраструктураны үстерүгә этәрә. Матур урамнар, заманча иҗтимагый киңлекләр, үсештә булган бизнес - һәр кешенең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе. Зур нәтиҗәләргә бөртекләп, һәрберебезнең зур өлеш кертүе бәрабәренә ирешелә. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтләремне белдерәм, шулай яшәүне, эшләүне һәм үсүне алга таба да дәвам итик.

Барлык хезмәт ияләренә багышланган тантаналы чаралар быел Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында узачак. Шәһәребезнең иҗат һәм хезмәт коллективлары кызыклы концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Төрле яшьтәге әлмәтлеләр өчен төрле активлык нокталары һәм мастер-класслар оештырылачак. 1 Май - ул халыкны берләштерә торган бәйрәм, дуслык һәм тирә-юньдәгеләр белән аралашу көне. Ленин мәйданында традицион рәвештә җиңел атлетика эстафетасы узачак. Бу спорт чарасы инде 62 нче тапкыр үткәрелә. Анда шәһәрнең гомумбелем бирү учреждениеләре, производство коллективлары һәм район оешмалары командалары катнашачак. Эстафетада катнашучыларга һәркайсының озынлыгы 250 метрдан алып 400 метрга кадәр булган барлыгы 8 этапны узарга туры киләчәк. Гадәттәгечә, чара ярышларны карарга, спорт, хезмәт һәм алгарыш бәйрәмен уртаклашырга теләүче җанатарлар саны бик күп булу белән аерылып торачак.

Бу язгы матур көндә барлык хез-мәт ияләренә сәламәтлек, уңышлар, үз һөнәрләренә карата кызыксыну, үз хезмәт коллективларында команда рухын тоюларын, укырга, яңа күнекмәләр алырга омтылуларын, ачышлар ясауларын һәм җәмгыять өчен файдалы булуларын телим. Һәр хезмәт кешесенә тырышлыгы, фидакарьлеге, уртак максатка омтылу юлында битараф булмавы, ихтыяр көче, ирешелгән нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерәм. Бергә-бергә, бердәм булып, уртак хезмәтебез белән без барыбыз да алгарыш юлыннан, киләчәккә таба барабыз.

Беренче май белән, кадерле дуслар!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса