Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәренең 12 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды

Быел Әлмәт районында 78 территорияне төзекләндерү планлаштырыла. 

Әлмәтнең 12 ишегалдында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру башланды.

Эшләр Клара Цеткин ур., 47, 49; Маяковский ур., 56, 58; Төзүчеләр пр., 49а; Нефтьчеләр ур., 37А; Төзүчеләр ур., 45а, 47а; Бигәш ур., 121; Габдулла Тукай ур., 27а; Риза Фәхретдин ур., 28; Ленин ур., 2а; Гагарин ур., 9; Шевченко ур., 88, 90, Кузайкино авылының Совет ур., 24 башланды.

Республика программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерү — юлларны, булган тротуарларны асфальтлау, яңаларын булдыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру күздә тотыла.

"Хәзер ишегалларында асфальт катламын монтажлау башланды", - дип аныкладылар хакимияттә.

Әлмәт районы ишегалларын яңартуга 542 млн. сум бүлеп биреләчәк, шуның 44 млн.сумы кече архитектура формаларын урнаштыруга һәм нәкъ шундый ук сумма — яктырту өчен. 454,3 млн сум юл эшләренә тотылачак.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең яңа уңайлы 6 923 ишегаллары барлыкка киләчәк. Ә 2022 елда 9 млрд. сумга 1 200 ишегалды төзекләндереләчәк.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса