Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апрель өмәләргә дәшә

Яз кояшы турырак карый башлау белән, кыш буе кар астында күренмичә яткан барлык чүп-чар өскә калыкты. Бу бик күңелсез күренеш.

Шул рәвешле шәһәребез һәм район торак пунктлары биләмәләрендә язгы өмәләр дә башланып китте.

Аларга 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык кысаларында старт бирелде. Әлмәт җирлегендә бу уңайдан эш планы төзелде, һәрбер оешма-предприятиегә, уку йортларына махсус участок-лар бүлеп бирелде. Моннан тыш, яшел зоналарны һәм чишмәләрне, гараж ширкәтләре биләмәләрен чүп-чардан арындыру бурычы да куелды. Идарәче компанияләр тарафыннан йорт ишегалларын, контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны, йорт фасадларын, кече архитектур формаларны тәртипкә китерү кебек эшләр башлап җибәрелде. Территориаль иҗтимагый совет хезмәткәрләре үзләренең баш предприятиеләре белән берлектә урамнарны һәм җәмәгать киңлекләрен чис-тарту эшенә керештеләр.

Экология һәм төзеклән-дерү департаменты язгы чорда аеруча төзелеш мәй-данчыклары торышына игътибарын арттыра төшәчәк. Әлеге урыннардан шәһәргә төзелеш калдыклары һәм тәгәрмәчләргә сыланган пычрак үтеп керергә тиеш түгел. Хуҗасыз учас-токлар исә муниципаль учреждениеләр карамагына тапшырылган. Биредә алар быел да бар коры-сарыны кисеп чыгарып түгәргә һәм территорияләрне даими чис-тартып торырга тиеш булачаклар. 

Санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дә-вам итәчәк. 23 апрельдә һәм 14 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узачак. Шушы чорда  җыелган чүпне полигонга бушлай кабул итәчәкләр. Шулай да чүп-чарның дөрес итеп урнаштырылуы бик мөһим һәм шуңа күрә дә ул контрольдә тотыла. Бу турыда экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллин үзе ассызыклады. Ул билге-ләп узганча, шәһәрдәге атмосфера һавасының торышы нормаларда саклансын өчен юл тирәләрендәге пычрак һәм тузан даими рәвештә автосуырткычлар белән чис-тартылып торырга тиеш. Тукталыш павильоннарын, эскәмияләрне, коймаларны да юу зарур. Әлеге эшләрне «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» предприятиесе көндәлек режимда башкара. Светофорлар, юл билгеләре, чүп савытлары да тәртипкә китерелә. Моннан тыш, юлчыларыбыз, елдагыча, асфальттагы чокыр-чакырларны ямау эшен дә башкаралар бит әле, шул турыда да онытмыйк. 

Быелгы өмәләрдә агач кәүсәләрен, баганаларны агартмаячаклар, бордюрларны буямаячаклар икән. Әлмәт заман белән бергә атлаучы урбанистлар, блогерлар, архитекторлар, дизайнерлар фикеренә колак салган, күрәсең, яки буяуларда экономияләргә уйлаган. Нәкъ менә шул заманча фикерләүчеләрнең күбесе бордюр һәм агачларны акшарлауны кирәкмәгән эш дип саный. Бордюрлар болай да әзер бетоннан эшләнелгән урам элементы, ә агачларны акка буяу бернинди дә файда китерми. Кирәкмәгәнгә акча түккәнче, әлеге буяуларны юл билгеләрен ясауга тоту күпкә файдалырак, ди шул архитекторлар, дизайнерлар. Тик шулай да ап-ак булып тезелеп киткән агач кәүсәләре, бордюр-баганалар узган елны гына әллә кайдан матур булып күренеп тора, юл куркынычсызлыгы өчен дә кирәк иделәр бит әле. Ярар, нишлисең инде...

Бункерларга җыелган чүп-чарны вакытында чыгарып түктерү бурычы да авыл җирлекләре хезмәткәрләре колагына кат-кат киртләп куелды. Законсыз чүп түгү урыннарын үзвакытында ачыклау эшен дә җайга салырга кушылды. Беркетелгән территорияләрдә хуҗаларча караш бармы, әллә юкмы икәнлеген экология хез-мәтләре вертолеттан күзә-тәчәкләр, шуңа күрә дә «белми калдым, сизми калдым» дип акланып торырга урын калмаячак. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белән берлектә чүп-чар яндыру очракларын ачыклау даими алып барылачак.

Санитар-экологик өмә-ләр үткәрү белән беррәт-тән, шәһәребез һәм районыбыз территорияләрен яшелләндерү дә уздырылачак. Бу эш Әлмәт урман хуҗа-лыгы белән берлектә оештырыла. Апрель азакларында, Җиңү бәйрәме алдыннан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында зур чара узачагы билгеле булды. Май аенда әлмәтлеләргә агач үсентеләрен икенчел чималга алыштыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Шаккатмалы - ел да әлеге акция үткәрелгән чорда халыктан 10 мең килограммнан артык макулатура җыела икән. Кәгазь бәясенең артканлыгын исәпкә алсак, катнашучылар саны быел күпкә артык булыр, мөгаен. Моннан тыш, 1 апрельдән кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю да җайга салынган. Иң актив катнашучылар - мәктәп укучылары.

Гомумән, шушы ике ай дәвамында экологиягә кагылышлы төрле бәйгеләр һәм чаралар уздыру күздә тотыла. Әлеге эшләр барысы да Әлмәт муниципаль районының иң чиста һәм иң төзек торак пункт статусын быел да саклап калуына юнәлтелгән.

 

Яшәгән җиребезне              чиста тоту - һәркемнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездә матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда икәнен онытмыйк, өмәләргә бердәм кушылыйк, дуслар!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса