Тикшерүче - җаваплы хезмәт
6 апрельдә РФ Эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы тикшерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Тикшерүче җинаятьләрне ача, шуңа да әлеге һөнәр иясенә иң беренче чиратта мораль һәм психологик яктан чыдам булу зарур. Нәрсә генә дисәң дә, тикшерүчеләр ныклы ихтыярлы, югары эрудицияле шәхесләр, үз эшчәнлекләрен тулы көчкә, бернинди компромисс-ларга бармыйча тормышка ашыралар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерү бүлекчәсе начальнигы Марат Альберт улы Шәрәпов билгеләп узганча, аларның эш көне бик тыгыз. Туктау-сыз эзләнүләр, бөртекләп дәлилләр туплау бик күп вакытны ала һәм игътибарны гына түгел, ә чиксез сабырлык та сорый. Кемнәргәдер әлеге хезмәт күңелсез, бер-төрле һәм авыр тоелырга мөмкин. Ләкин үз эшләрен яратып башкаручыларга һәм һөнәрләренә тугры булганнар өчен бу алай түгел.
Әлмәт районы буенча тикшерү бүлекчәсендә исә бары тик шундый фида-карьләр генә хезмәт куя. Бүлекчәдә 15 тикшерүче эшли. Марат Шәрәпов әйтеп узганча, коллектив бик тату, бердәм булып эшли, эш нәтиҗәләре дә яхшы.
- Мин үзем биредә 2003 елдан эшли башлаган идем. 2007-2018 елларда гаилә хәлләре белән бәйле рәвештә тикшерү эшләрен ташлап торырга туры килде. Кабат бу хезмәткә әйләнеп кайтуыма бик шатмын, тикшерүче булу, гомумән, минем тормыш позициям ул, чөнки яшьтән үк әлеге һөнәр иясе булырга хыялландым. Әлмәттә туып-үстем, Уфа юридик институтын тәмамладым. Диплом алганнан соң туп-туры Әлмәт эчке эшләр идарәсенә килеп тикшерүче булып эшли башладым. Бүгенге көндә мин, икътисади җинаятьләрдән кала, юл-транспорт вакыйгалары, караклык, мошенниклык һәм талау нияте белән һөҗүм итүгә кагылышлы барлык эшләрне дә тикшерү өстендә эшлим. Әле шул 2003 елларда, күпләр хәтерлидер, урамда кешеләрнең баш киемнәрен талау, аннан соң мобиль телефоннар урлау, машина запчастьларын салдырып китү бик еш күзәтелә иде. Бу - шул чор җинаятьләре. Һәр чорның үз җинаяте дияр идем мин. Шулар арасында хәтергә нык сеңеп калганы да бар. Узган елны җәйге чорда чит төбәктән килгән җинаятьчеләр Әлмәт-тә яшәүче олы яшьтәге бер кешене алдап, аның 300 мең акчасын урлаганнар иде. Кайнар эздән алып барылган тикшерүләр нәтиҗәсендә мошенниклар тотылды, суд булды, зыян күрүчегә акчасы кире кайтарылды. Ул абыйның ни дәрәҗәдә шатланып, безгә рәхмәтләр укыганы әле дә күз алдымда. Ә менә соңгы елларда банк карталарыннан дистанцион рәвештә акчалар урлау кебек җинаятьләр артып китте. Бу инде еллар дәвамында замана белән бергә җинаятьчеләрнең дә «акыллылана» баруына ачык мисал. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле эшләр дә байтак. Нишлисең инде, тормыш булгач, төрле хәлләр була - һәлакәтләрдә кешеләр үлә яки тән җәрәхәтләре ала. Әлеге кешеләр язмышы белән бәйле булган эшләрне энәсеннән алып җебенә кадәр бик җентекләп тикшерәбез. Һөнәри осталыкка мине иң беренче остазларым - тәҗрибәле тикшерүчеләр Рафаэль Рәис улы Гафуров, Радик Рәфыйк улы Асадуллиннар өйрәтте. Хәзер инде алар лаеклы ялда. Үземә дә яшь хезмәткәрләр белән эшләргә туры килә. Бик күп нәрсә эчке кәефкә бәйле. Күз курка - кул эшли, диләр халыкта. Эш күләме чыннан да зур, командировкаларга да барырга туры килә. Шулай да өлгерәм. Гаилә һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә, мине хезмәткә рухландыра. Ике улым үсеп килә. Алар өчен куанып яшим. Күпчелек халык телевизордан тикшерүчеләр турында төрле фильмнар карый. Әйтергә кирәк, шуларның бик азында гына безнең эш-чәнлек дөрес күрсәтелгән. Ник дөрес күрсәтмиләр - монысы аңлашылып та бетми. Шулай да менә «Глухарь» һәм «Улицы разбитых фонарей» кебек кинолар шактый чынбарлыкка туры килә дип әйтер идем. Соңгысы хәтта хокук саклау органнары тормышын бик кызыклы итеп күрсәткән фильмнарның берсе. Шул кино экраннарга чыккач, күп кенә яшьләр милиция органнарына хезмәт итәргә бик теләп килделәр бит. Аларның күбесе хәзер пенсиядә инде. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәткәрләргә дә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләп каласым килә, - дип изге теләкләрен юллады Марат Шәрәпов.
Без дә аның әйткәннәренә кушылабыз һәм тикшерү бүлекчәсе хезмәткәрләренең барысына да тынгысыз хезмәтләрендә рух ныклыгы һәм матур көннәр телибез.
Резеда Исмәгыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа