ТР Дәүләт Советы депутаты Әлмәттә гражданнарны кабул итәчәк
Кабул итүгә 23 мартта язылырга мөмкин.
24 мартта ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә 27 нче номерлы Девон бермандатлы сайлау округы буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр булачак.
Кабул итү Әлмәт шәһәре Маяковский урамы, 3 нче йорт, 3 нче ТОС (1 кат) адресы буенча үткәреләчәк. Килүчеләрнң медицина битлеге булырга тиеш.
Кабул итүгә 23 мартта 31-43-21 телефоны буенча 17.45-19.15 сәгатьтә язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа