Әлмәттәге элеккеге "Горький" мәдәният сарае киләчәге билгеле булды
Әлеге бинада төрле яшьтәге әлмәтлеләр өчен файдалы, кызыклы булачак.
Анда бию, җыр белән шөгыльләнергә, концертлар карарга, лекцияләр тыңларга мөмкин булачак. Шулай ук яңа бинада фотостудия, хореография залы, тавыш яздыру студиясе, лекторий эшләячәк.
Бинада "black box" (кара тартма) күп функцияле зал урнашачак. Әлеге мәйданчыкта концертлар, спектакльләр, фильмнар күрәтеләчәк.
Шулай ук анда киберспорт мәйданчыгы урнашачак. Анда тормышларын компьютер белән бәйләргә теләүчеләр өчен уку-укыту мәйданчыгы булачак. Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа