Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

Эш эзләүчеләр шәһәрнең мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турыда да белә алачак.

18 мартта 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, кастелянша, сатучы, маляр, урам себерүче, кече тәрбияче, кухня эшчесе, бухгалтер, пешекче, кассир һ. б.

Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр ала ала. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында да белү мөмкинлеге булачак.

"Сезне Герцен ур., 86 А адресы буенча көтәбез", - ди оештыручылар. 

Белешмәләр өчен телефон 32-34-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса