Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәмләшеп яшик

Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә яшәүчеләр Донецк һәм Луганск республикалары халкына гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Хәйрия акциясенә шәһәр һәм район территориясендәге барлык предприятие-оешмалар, мәгариф учреждениеләре, хезмәт коллективлары, студентлар, актив әлмәтлеләр, депутатлар, волонтерлар кушылды.

Башкарма комитет бинасы вахтасында һәм «Бердәм Россия» партиясенең Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча урнашкан Әлмәт җирле бүлегендә гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырылды.

Хәйрия чарасына берен-челәрдән булып Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының 640 лап студенты һәм 61 хезмәткәре кушылды. Алар тарафыннан балалар өчен туклану, гигиена кирәк-яраклары, озак сакланышлы азык-төлек җыелды.

Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары һәм хезмәткәрләре дә хәйрия акциясенә кушылып, көн-күреш товарларын җыеп тапшырдылар. Моннан тыш, Әлмәт дәүләт нефть институты Луганск һәм Донецк республикаларыннан килгән студентларны укырга кабул итәргә әзер булуын да хәбәр итте.

«Бирлик» азәрбайҗан диаспорасы да ярдәм ак-циясеннән читтә калмады - 800 берәмлек өр-яңа кием-салым сатып алып китереп тапшырды. Әлмәтлеләрнең шулай бердәм һәм оешкан төстә ярдәм кулы сузулары куандыра.

Бүгенге көндә Татарстан хөкүмәте каршында Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләрне вакытлыча урнаштыру буенча оператив штаб та эшли. Штабны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли. Аның составында Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары вәкилләре дә бар. Республика Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнергә мәҗбүр булган 1 мең кешене кабул итәргә әзер булуын белдерде. Аларны «Санта», «Жемчужина», «Ливадия», «Васильевский» шифаханәләренә урнаштырачаклар. Эваку-ацияләнгән кешеләр Казанга килеп төшүгә, барысын да вакытлыча яшәү урыннарына озатачаклар. Кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Ихтыяҗ туса, медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк. Бизнес вәкилләре дә әлеге изге эштә булышырга әзер булуларын белдерделәр.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса