Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраткан эше куаныч китерә

Эш вакытын исәпкә алу - җитди бурыч. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да, хезмәт җитештерүчәнлеге турында нәтиҗә дә әлеге мәгълүматларның төгәллегенә бәйле.

«Әлмәтнефть» идарәсенең 1 нче нефть һәм газ чыгару цехында бу вазифа Алиса Аристова җилкәсендә.

Кыз бу һөнәргә очраклы гына килмәгән. Сөйләвенә караганда, ул балачактан ук аралашучанлыгы белән аерылып торган. Үсә төшкәч, нефть һәм PR буенча ике югары белем алган.

- Үз көчемне журналистикада сынап карарга булдым: газетада практика уздым, телевидениедә алып баручылар кастингында катнаштым. Ахыр чиктә безнең идарәнең кадрлар бүлегенә килеп эләктем, - дип искә ала Алиса Аристова.

Персонал белән эшләү аңа ошый, әмма соңрак эшчәнлек өлкәсен алыштырырга мәҗбүр була. Алиса кияүгә чыга һәм ике балага тормыш бирә. Декрет ялыннан аңа инде башка вазифага чыгарга туры килә - цехта эш бүлүче булып китә. Менә ике ел инде ул табель алып бара һәм кадрлар белән бәйле документларны карап-тикшереп тора.

- Эш сәгатьләрен, ял көн-нәрен, отгулларны, чираттагы ялларны, читкә чыгуларны санаган вакытта бик игътибарлы булырга кирәк. Хаталанырга ярамый - үлчәү-дә хезмәт хакы күләме. Әмма җаваплылык зур булу мине һич кенә дә куркытмый. Киресенчә, эшемне шуңа яраттым да. Һәрвакыт кешеләргә якын килү җаен таба беләм, ә бу күнекмә монда бик кирәк. Барлык мәсьәләләрне дә конфликтсыз юл белән хәл итәргә тырышам, кадрлар бүлегенә дә, хезмәткәрләргә дә ярау өчен компромисслар эзлим, - ди Алиса.

Хезмәткәргә яңа урында тагын бер үзенчәлек белән очрашырга туры килгән - коллектив күбесенчә ир-егетләрдән тора. Алиса - цехта эшләүче өч хатын-кызның берсе. Штатның калган өлешен көчле җенес вәкилләре тәшкил итә.

- Хатын-кызлар эштә эмоциональрәк. Ир-атларда хезмәткә караш башкача. Алар аз сөйләшсәләр дә, туры сүзле, нәтиҗәгә йөз тотучан. Шул ук вакытта ниндидер бер җиңеллек һәм юмор атмосферасы хакимлек итә. Өстәвенә, егетләр безгә аңлап, хөрмәт белән карыйлар: ишекне ачып торалар, кирәк булганда өйрәтәләр, булышалар. Алар белән эшләү рәхәт, - ди табельчы.

Шуңа да карамастан, ирләр арасында эшләү үзенең эзен калдыра. Алиса Аристова кайчагында үз-үзен аларча тота башлавын сизеп ала. Моннан тыш, еш кына катылык күрсәтергә дә туры килә. Тик ул итәк кигән ир-атка әйләнермен дип һич курыкмый. Көн саен цехтан өйгә кайтуга кайгыртучан хуҗабикәгә әйләнә дә куя: кичке аш әзерли, өйдәге башка мәшәкатьләр белән мәш килә, кызлары белән уйный, аларны түгәрәкләргә йөртә, дәрес хәзерләшергә булыша.

Яраткан шөгыле белән мавыгу - Алиса Аристова өчен хатын-кыз энергиясенең тагын бер чыганагы. Ул үз куллары белән бижутерия ясый. Бу шөгыле инде күптән гадәти кысаларыннан чыккан - инде заказчылары да барлыкка килгән. Хобби иҗат итәргә иркенлек тудыра, тынычландыра һәм уңай эмоцияләр бирә, ә болар сыйфатлы эш өчен иң мөһиме, дип саный Алиса.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса