Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Бердәм Россия" ветеран хатын-кызларны 8 Март белән котлады

Аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Депутатлар, "Бердәм Россия" партия активы, партия активистлары, яшьгвардиячеләр һәм волонтерлар хатын-кызлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары янына бардылар һәм бәйрәм белән котладылар. Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Березова 7 мартта үзенең 101 нче туган көнен билгеләп үтте. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик актив.

Людмила Даниловна Березова тумышы белән Байкал аръягыннан, Чита өлкәсендә алтын чыгару приискасыннан. Мәктәптән соң геологик разведка идарәсендә эшли башлый. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, күпләр кебек үк, фронтка китә. Анда хәрби аэродромда радист булып 4 ел 2 ай һәм 17 көн хезмәт итә. Шунда ук булачак ирен каршы ала – ул штурман була. Яшь гаиләгә еш кына күченеп йөрергә туры килә. Гаилә башлыгы демобилизацияләнгәннән соң, ике баласы белән бергә Әлмәткә күчеп килә. Людмила Даниловна биредә «Елховнефть»та эшли башлый. Шушы предприятиедән пенсиягә китә.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан, узган ел үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Любовь Ивановна Козлова адресына Әлмәт бердәмроссиялеләреннән дә изге теләкләр яңгырады. Бу гүзәл хатын-кызның тормышы һәм язмышы-нефть шәһәренең яшь буынына үрнәк булып тора. 1942 елның 1 сентябрендә аны Сталинград фронтына җибәрәләр, анда ул хәрби прокуратура каршындагы секретарь булып эшли. 1943 елның декабрендә хуҗалык эшләре буенча бухгалтер вазифасына күчерелә. Хатын җиңүне Берлин тирәсендә каршылый. Отставкадагы лейтенант була.

"Сезнең һәр көнегез кояшлы һәм шатлыклы булсын, бәхет җылысы, оптимизм белән тулсын, ә тирә-юньдә мәхәббәт һәм гармония хөкем сөрсен!"—дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга шәһәр Советы депутаты, Әлмәт шәһәр Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса