Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда Әлмәттә аерылышучылар саны арткан

Ел башыннан телефон терроризмының ике очрагы буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Ел башыннан Әлмәттә телефон аша терроризмның ике очрагы буенча җинаять эшләре кузгатылган. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәр суды рәисе сөйләде. 

Быел «телефон терроризмы» буенча ике җинаять эше кузгатылган. «Панорама» сәүдә үзәген миналаштыру  турында хәбәр резонанслы булды. Ханым 112 хезмәтенә шалтырата, психолог ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Белгеч әңгәмә барышында аны башка психологка күчерергә булган. Хатын-кызга бу идея ошамаган – ул күп катлы торак йортны шартларга вәгъдә иткән. 

Мондый янаулар булган очракта, шалтыратучыга җавап бирү төркеме җибәрелә, аның составында – полиция, саперлар һәм башка хезмәтләр. Шуннан соң җинаять эше кузгала. 2021 елда мондый эш бер генә була. Элек хөкем ителмәгән ир-ат исерек хәлдә өченче поликлиниканың миналаштырылуы турында хәбәр иткән. Суд карары белән аңа шартлы рәвештә 3 ел биргәннәр.

Матбугат конференциясендә "гаилә" эшләре турында да сөйләштеләр. 2021 елда аерылышу мәсьәләсе буенча 440 мөрәҗәгать булган. Чагыштыру өчен, 2020 елда нибары 46 булган. Мондый тенденциянең сәбәпләре турында фаразларга гына мөмкин. 

«Бу мәсьәләне үзем дә аңламадым. Тик, массакүләм мәгълүмат чараларын тыңлап, эшләрне өйрәнеп, бу, мөгаен, соңгы вакыйгалар белән бәйледер дигән фикергә килдем. Ул өйдән торып эшләү, стресс аркасында шулайдыр», – диде Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин.


Кемдер пандемиядә аерылышкан. Ә кемдер битлек өчен штраф санкцияләре алган. Узган ел санитар нормаларны үтәмәгән өчен ун меңгә якын эш каралган.  Быел QR-кодлар белән бәйле бер генә эш тә судта каралмаган.

2021 елда 551 җинаять эше каралган. Бу узган елгыга караганда 55кә күбрәк.  Урлаулар буенча 36 эшкә күбрәк. Вак-төяк урлаулар буенча 13 күбрәк. Караклык буенча 8 эшкә күбрәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса