Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: "2021 елда әлмәтлеләр республика икътисадына лаеклы өлеш керттеләр һәм куелган бурычларны уңышлы үтәделәр"

«Әлмәт» җәмәгать үзәгендә район Советының унбишенче хисап сессиясе булды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, мактаулы гражданнар, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов тәкъдим иткән докладны 2021 ел нәтиҗәләре буенча хисап кына түгел, ә шәһәр һәм район үсешенең озак сроклы стратегиясенә тулысынча күзаллауны да үз эченә алды. Ул яңа кешеләрне, эшмәкәрләрне, инвесторларны җәлеп итү һәм үз эшмәкәрләрен үстерү хисабына хезмәт күрсәтү өлкәсен һәм сервис предприятиеләрен интенсив үстерү кирәклеген төп стратегик вектор дип атады.

Тимур Дмитриевич билгеләп үткәнчә, концепция «15 минутлык шәһәр» буларак билгеләнгән. Бу-компактлы яшәүнең үз-үзен тәэмин итә торган үзәге, транспорт проблемаларыннан мәхрүм ителгән, көндәлек озын маршрутларга вакытны әрәм итмәскә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта барлык кирәкле сервис, ял итүу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Алга таба Тимур Нагуманов үз чыгышында узган ел район үсешенең төп юнәлешләре буенча күрсәткечләр аермасында кайбер стратегик бурычларны билгеләде.

Узган ел нефть шәһәре өчен шактый уңышлы булды. Республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингында район иң яхшылар өчлегенә керде. Әлмәт районы тулаем территориаль продукт күләме буенча икенче урында тора. Социаль инфраструктура өлкәсендә тормышка ашырыла торган күп кенә проектлар «Татнефть» компаниясе тарафыннан финанслана.

Узган ел 44 социаль объект ныклап төзекләндерелгән. Быел 28 республика һәм федераль программа кысаларында 50 объект төзү, капиталь ремонт ясау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Әлмәт торак төзелешенең гомуми мәйданы буенча лидерлык позициясен били. «Уңайлы яшәү шәһәре» концепциясендә шәхси торак киңлегенең сыйфаты мөһим урын алып тора.

Теманы дәвам итеп, Тимур Нагуманов комплекслы якын килүне таләп итә торган җәмәгать транспорты проблемасын атады. Район башлыгы республика җитәкчелегенә муниципаль җәмәгать транспорты мәсьәләләрен комплекслы хәл итү мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итте.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә республика Президенты ярдәме белән район үзәк хастаханәсен  модернизацияләү буенча глобаль проектны гамәлгә ашыру башланды. Киләчәктә медицина хезмәтенең иң югары стандартларына җавап бирүче заманча медицина стационары барлыкка киләчәк. Проект аерым кабул итү-диагностика бүлеге төзүне үз эченә ала.

Чыгышы ахырында Тимур Дмитриевич шәһәрнең һәм районның тышкы кыяфәте темасын ачып җибәрде. "Соңгы елларда Әлмәт сизелерлек үзгәрде. Республика президент программалары һәм «Татнефть» компаниясе катнашында заманча иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде. Күп кенә ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Әлмәт яшәү уңайлылыгы буенча лидер-шәһәрләр арасында", - диде ул.

Үз чыгышында Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин туган районына килгәндә, ул һәрвакыт аерым хис кичерүен билгеләп үтте. Беренче чиратта ул депутатларга, район активына республика иминлеге өчен тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "2021 ел авыр булуга карамастан, әлмәтлеләр республика икътисадына лаеклы өлеш керттеләр һәм куелган бурычларны уңышлы үтәделәр", - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

"Икътисад өлешендә район башлыгы яхшы күрсәткечләр турында сөйләде, әмма тулаем алганда, авыл хуҗалыгы буенча Әлмәт районының нәтиҗәләре шактый тыйнак. Авыл хуҗалыгын үстерү буенча Әлмәт районы 43 мөмкин булганның 40нчы урынында гына. Бу хәлне төзәтергә кирәк, проблеманы хәл итү өчен, республикада булган барлык инструментларны кулланырга кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы район сессиясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм сайлаучыларның наказлары белән эшләүгә аерым игътибар бирде. «Без бу эшне беренче тапкыр системалаштырдык, «юл картасы» механизмын сынап карадык. Сезнең җирле дәрәҗәдәге наказларыгыз бар, һәм аларның игътибардан читтә калмавы бик мөһим», – диде ул.

Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса