Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» тә Россия өчен уникаль EPSILON программасы эшләнгән

Әлеге программа дөнья вакыйгаларын исәпкә алып, компания ятмаларын мөмкин кадәр нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә.

Алгоритмнар күп кенә күрсәткечләрне исәпкә алалар һәм «Татнефть»нең барлык ятмалары буенча сценарийларны исәплиләр.

Программа ярдәмендә, мәсәлән, нефтькә бәя үзгәргәндә күпме скважина борауларга, эш нәтиҗәле булсын өчен күпме бораулау бригадалары кирәк икәнлеге турында белергә була. .

Шул ук вакытта һәр ятма буенча скважиналарны урнаштыру, аларны тапшыру тәртибе белән аерылып торган 500 сценарий генерацияләнә һәм куелган бурычларны хәл итү өчен иң туры килә торган сценарий сайлап алына.

"EPSILONНЫ эшләүдә Әлмәт дәүләт нефть институты, ТатНИПИнефть, НГДУ һәм КНИТУ-КАИ галимнәре, шулай ук бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре катнашты", - дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. 

 

Фото: "Татнефть" матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса